+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2017, 02:00

Бездән – эш урыннары, сездән – оста белгечләр

Республиканың югары уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре тыгызрак хезмәттәшлек итәргә сүз куешты.Мәгълүм булуынча, “Стратегия-2030” төбәк предприятиеләре алдына да зур бурычлар куйды. 2030 елга – тулай төбәк продуктын 3889 миллиард сумга, җан башына хезмәт җитештерүчәнлеген 2117,5 мең сумга җиткерер өчен сәнәгать югары дәрәҗәдә үсешкән булырга тиеш. Чөнки тармак төбәк икътисады үсешендә мөһим урынны били. Шул ук вакытта, сәнәгать өлкәсен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итмичә, уңышка өмет итеп булмый. Уфа дәүләт авиация техник университетында “Предприятиеләрнең һәм университетның хезмәттәшлеге – кадрлар һәм фәнни проектлар мәсьәләсен нәтиҗәле хәл итү юлы” темасына үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмә эшендә республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, УДАТУ ректоры Николай Криони, төбәкнең сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм галимнәр катнашты.

Читайте нас: