+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2017, 02:00

Алдынгылар һәркемгә үрнәк

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Сәнәгать, транспорт, сәнгать, авыл хуҗалыгы, азык-төлек индустриясе, дәүләт хезмәте, һәм башка өлкәләрдәге 50 хезмәткәр орденнар, мактаулы исемнәр, мактау грамоталарына лаек булды.

– Узган ел йомгаклары буенча күп кенә тармакларда республика Русиядә алдынгылар исәбендә, – диде Башкортстан Башлыгы. – Базар икътисады тәҗрибәсеннән күренүенчә, көрчек килә дә китә, икътисад янә аякка баса. Әлеге шартларда алдынгылар тәҗрибәсе хезмәт коллективларын ничек туплау, барлык юнәлешләр буенча яңа, яхшы, әһәмиятле уңышларга ирешү үрнәген күрсәтә.

Чакмагыш районының “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы водителе Ирек Латыйпов күпьеллык фидакарь хезмәте өчен II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденына лаек булды.

Еш кына Башкортстанда милләтләр арасындагы дуслыкны Русиянең башка төбәкләренә үрнәк итеп куялар. Бу юнәлештә күп көч салучы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшевага, “Айдар” театр-студиясе” директоры, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка, билгеле дәүләт эшлеклесе Марат Миргазямовка Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды. Ә билгеле актриса Илсөяр Газетдинова Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Читайте нас: