+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2017, 02:00

Яшьләр — республиканың киләчәге

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы коллегиясенең “ВДНХ-Экспо” сәүдә-күргәзмә комплексында үткән киңәйтелгән утырышы быел яңа форматта оештырылды. Кунакларны сәламләп, каршылаучы волонтерлар быелгы иң мөһим вакыйга — XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә кушылырга чакырып торды.

Чараның мәдәни программасы катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Башка еллардан аермалы буларак, тематик мәйданнар фестиваль символы булган биш таҗлы чәчәк формасында оештырылган иде. “Җиңү алтыны” дип аталган сары төстәге таҗда урнашкан спорт почмагына батутта сикерүче спортчылар яшьләрне җәлеп итте. Монда тамашачылар узган елның җәйге Олимпия уеннарының җиңүче бренд автомобиле, боз өстендә мотоциклда узышуда күп тапкыр дөнья чемпионы Николай Красников мотоциклы янында фотога төште, спортчылар белән якыннан аралашты, мини-самолетлар күргәзмәсе белән танышты.

Шәмәхә таҗында катнашучыларны булачак власть вәкилләренә тиңләргә була. “Фикерләр киңлеге” яшьләр дискуссия үзәгендә төбәк яшьләренең 6 актив вәкиле, парламент дебаты республика турнирының күп тапкыр җиңүчеләре бирелгән темага фикер алышты, үз карашын белдерде. Бу чара 2030 елга кадәр республиканы үстерү буенча стратегиянең өстенлекле юнәлешләрен яшьләр күзлегеннән фаразлау уңаеннан оештырыла. “Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!” дип аталган зәңгәр таҗ, исеменнән күренүенчә, халыкны физкультура белән шөгыльләнергә, актив тормыш рәвеше алып барырга чакыра. Биредә паралимпиячеләр белән өстәл теннисы уйнарга, фехтование серләренә төшенергә мөмкинлек булды. Шулай ук республика яшьләре арасында киң кулланылыш алган яңа, популяр спорт төре Workout хәрәкәте бихисап тамашачыны үз мәйданына җыйды.

Фестиваль эмблемасындагы кызыл таҗ яфракчыгы “Патриотизм чынбарлык эшләрдә” дип атала. Мәйдан үзара бәйләнгән ике экспозициядән тора. Моның беренчесендә ике кызылармияче Вермахт тау укчысыннан сорау ала, икенчесендә Эльбрус тау битендә барган эзләнү эшләреннән экспозиция белән якыннан танышырга мөмкинлек булды. Яшел таҗны билгеләүче “Мәрхәмәтлелек территориясе” дигән яшьләр мәйданында “Русия студентлар отряды”ның Башкортстан бүлеге активистлары гитара уйнап сафка басарга яңа волонтерларны җәлеп итте.

Республика яшьләре талантын чагылдырган күргәзмә белән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов танышты. Бәйрәм кысаларында Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты әгъзасы Татьяна Лебедева студентлар отряды командиры Ирина Сухаревага октябрьдә Сочида үтәчәк Бөтендөнья фестивалендә Башкортстанны презентацияләүдә катнашыр өчен сертификат тапшырды. Арытаба символик рәвештә көннәрне санауга старт бирелде.

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы коллегиясе утырышында Рөстәм Хәмитов республика яшьләренең актив тормыш рәвеше алып баруына уңай бәя бирде.

— Безнең бурыч — яшьләргә барлык мәсьәләләрдә: укудан башлап, эшкә урнашу, гаилә хәлләрендә ярдәм итү. Яшьләр — безнең киләчәгебез. Бүген республикада 1 миллион яшь кеше исәпләнә. Русия Федерациясенең бөтен халкы бу санга җитмәгән субъектларны беләбез. Яшьләрнең ташып торган көчен уңай үзәнгә юнәлтергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика Башлыгы билгеләвенчә, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һөнәри, социаль, иҗади яктан шартлар, мөмкинлекләр булдыруда яшьләр эшләре буенча ведомствоара координацияләү үзәге булырга тиеш. Ведомствоның мөһим бурычларының берсе — республикада яшьләр сәясәте буенча яңа программа булдыру, — диде Рөстәм Хәмитов. Аның сүзләренчә, яңа программада яшь гаиләләр, яшьләргә фатир, сыйфатлы белем бирү, эшкә урнашу, икътисади үзаллылык, инновацион һәм фәнни активлыкны үстерүгә, сәламәтлек саклау, яшьләр мохитендә кире күренешләрне искәртүгә, патриотик тәрбия, экстремизмга каршы торуга, яшьләр хәрәкәте һәм оешмаларын күтәрүгә өстенлек бирергә кирәк.

Коллегиянең пленар программасында узган елда яшьләр сәясәте, физик культура, спорт буенча нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Шулай ук “Яшь гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру, ГТО комплексын кертү, “Син — эшкуар” программасы кысаларында хезмәттәшлек булдыру, спорт төрләрен үстерү буенча килешүләргә кул куелды.
Читайте нас: