+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2017, 02:00

Ватанны саклау – изге бурыч

22 февральдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы көчләр, локаль сугышлар ветераннары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантлары, кадетлар, республиканың яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, хәрби-патриотик клублар вәкилләре катнашты.

— Ватанны саклаучылар көне илебезнең үткәнен һәм киләчәкне, өлкәннәрне һәм яшь буынны, барлык русиялеләрне берләштерә, — диде Рөстәм Хәмитов тәбрикләү чыгышында. — Бу көнне гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган барлык патриотларны хөрмәтлиләр. Ватанны саклаучыларны — Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы көчләр, Әфганстан һәм локаль сугышлар ветераннарын ихлас котлыйбыз, аларга тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Башкортстан вәкилләре Кораллы көчләрдә лаеклы хезмәт итә, алар турында һәркайдан уңай бәяләмәләр генә килә. Республика берничә ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен үткәрү буенча Русиядә алдынгы урыннарны били. Бүген Русия армиясе сафларында унбер меңнән күбрәк якташыбыз хезмәт итә. Тагын берничә меңе – контракт буенча. Алар кешеләрнең гомерен һәм иминлеген кайнар нокталарда гына түгел, тыныч тормышта да саклый.

Тантана Башкортстанның сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: