+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2017, 02:00

Данлы безнең үткән юлыбыз, Ватан сагында уяу торыгыз!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.23 февральдә Башкортстан төбәкләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чаралар, митинглар оештырылды. Төп чара башкаланың Җиңү паркында үтте. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәк халкы исеменнән Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган яугирләр хөрмәтенә ачылган Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Аннан соң хәрби оркестр башкаруында Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының гимннары яңгырады. Арытаба Бөек Ватан сугышы яугирләренең мәңге онытылмас батырлыгын һәм рухын искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде.

Башкортстанның хәрби хезмәт традицияләре бай тарихлы. 1812 елгы Ватан сугышында 20 башкорт полкының катнашуы билге­ле. Бөек Ватан сугышына исә республикадан 700 меңнән артык кеше киткән, аларның 309622се яу кырларында ятып калган. 278е — Советлар Союзы Герое, 32се Дан орденнарының тулы кавалеры исеменә лаек булган. Якташларыбыз Александр Матросов белән Миңнегали Гобәй­дуллин батырлыгы бүген дә күпләргә үрнәк булып тора. Башкортстан ил иминлеген тәэмин итүгә бүген дә зур өлеш кертә. Әлеге вакытта Русия Кораллы Көчләрендә 11 меңнән артык якташыбыз хезмәт итә. Былтыр меңнән артык егет контракт буенча хәрби хезмәтне сайлаган.

Тантанада Дәүләт җы­елышы-Корылтай Рәисе Константин Тол­качев, Хөкү­мәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Читайте нас: