+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2017, 02:00

“Металлкомп” — халык ышанычын яулаган фирма

Анда җитештерелгән продукция Дүртөйле төбәгендә генә түгел, республикада һәм аннан читтә дә зур сорау белән файдалана.“Металлкомп” фирмасы бүген Дүртөйле шәһәренең үзенчәлекле бренды дисәң дә һич арттыру булмас. Ике дистә еллап элек эшли башлаган фирманы бүген туган республикабызда гына түгел, илебезнең төрле почмакларында да яхшы беләләр, аның булдыклы, алтын куллы осталары җитештергән продукциягә ихтыяҗ һәрчак зур.

Бернинди икътисади авырлыкларга бирешми “Металлкомп”, аягында ныклы басып тора, тимер эшләнмәләр ясау базарында аның ышанычлы үз урыны бар. Ул — халык сөюен яулаган предприятие.

“Металлкомп”ка нигез салучы, аның эшчәнлегенә зирәк акыл белән идарә итүче Рамил Эдуард улы Шәмсиев, яшь кенә булса да, халык арасында да, җитәкчеләр даирәсендә дә зур абруй яулап өлгергән күп­кырлы, үзенчәлекле шәхес. “Талантлы кеше бөтен өлкәдә дә талантлы” дигән гыйбарә нәкъ менә аның хакында әйтелгән сыман.

Һөнәре буенча ул — табиб, ак халатлылар династиясен дәвам итеп (аның туганнары һәм якыннары арасында өч дистәгә якын табиб бар), әтисе сукмагыннан атлап, медицина университетын тәмамлый. Табиб дипломына ия була. Инде күп еллар Рамил Эдуард улы беренче карашка бер-берсен­нән шактый ерак ике төрле өлкәдәге эшчәнлеген уңышлы алып бара.

— Кешеләрне дәвалау —йөрәгем кушкан изге эш. Малтабарлык өлкәсенә аяк басарга карар кылганда да, мин ак халатымны сандык төбенә салып куярга дигән фикерне башыма да китермәдем, — ди Рамил Эдуард улы. — Табиб буларак һәрдаим үз өстемдә эшләргә тырышам, белемемне камил­ләш­терүдән туктаганым юк.

Рамил Шәмсиевны илебез­нең бик күп төбәкләрендә яхшы табиб-психотерапевт, психиатр-нарколог буларак та беләләр. Ул медицина университетын тәмамлагач, кардио­үзәктә табиб-кардиолог белгеч­леге буенча белем ала, аннары психиатрия, наркология һәм психотерапия буенча клиник ординатурада укый. Рамил Эдуард улының ярдәме белән сәламәт тормышка кайтучылар бихисап. Бәла-казага тарыганнарга ярдәм кирәк булса, төн уртасында да барып җитә, пациентларын аякка бастыру өчен барлык көчен сала.

—Табиб өчен иң зур бүләк — пациентларының ихлас рәхмәте, — ди Шәмсиев. — Эчкечелек, наркомания кебек заман афәтләреннән арынып, яңадан йөзләренә нур, тормышларына мәгънә кайткан кеше­-ләрне күреп, чын күңелдән сөе­нәм, яңа үрләр яулау өчен үземдә бетмәс-төкәнмәс көч тоям.

— Ә “Металлкомп” — ул минем хобби, дисәң дә була, — дип дәвам итә әңгәмәдәшем. — Якташларым — Дүртөйле хал­кы­ның тормышын матуррак итеп күрү, йорт төзүчеләргә ярдәм итү, туган районым авылларын күркәмләндерү, төзекләндерү эшенә үз өлешемне кертү теләге белән нигез салдым предприя­тиемә. Эшли башлагач та халыкка бик кирәкле хезмәт күрсәтүемне бөтен тулылыгы белән аңла­дым. Бу иңнәремә канат куйгандай булды, “Металлкомп” та үскәннән-үсте, ныгыды, клиентларыбыз артканнан-артты.

Фирманың матди-техник базасы ныклы, биредә металл конструкцияләрнең теләсә кайсы катлаулыктагылары эшләнә. Моның өчен Шәмсиев үз коллективына берсеннән-берсе остарак кадрларны туплаган, ә предприятие цехларында ста­нокларның иң заманчалары. Тимерчелек җиһазларының һө­нәри комплексларында катлаулы бизәкләрнең 150 төре эш­ләнә. Тимерне кулдан чүкеп бизәк ясау да башкарыла. Коллектив эшчәннәре ике сменалы график буенча хезмәт сала. Фирманың заказчылар янына барып хезмәт күрсәтә торган бригадалары да бер көн эшсез тормый.

“Металлкомп” фирмасының заказлар кабул итү пункты Дүртөйле районының Иванай авылында урнашкан, ә тимер конструкцияләр эшләү цехы сәнәгать зонасында, Уфа — Нефтекама, Дүртөйле — Илеш юллары чатында. Һәр клиентны биредә ачык йөз белән каршы алалар, биргән заказын югары сыйфатта, вакытында башкаралар, шуңа да предприя­тиенең тирә-якта абруе зур.

Һәртөрле тимер эшләнмә­ләр, койма, капка, мичләр, түбә ябу материаллары (профнастил, тимер чирәп), торбалар һ.б. материаллар кирәк икән, болар барысы да “Металл­комп”та бар.

— Металл конструкцияләр базарында көндәшлек тә зур гына. Сезне бу куркытмыймы? — дип кызыксынам фирма җитәкчесеннән.

— Һич юк. Көндәшлек — ул үз эшеңне тагын да яхшырак башкару өчен янә бер этәргеч кенә ул, — ди Рамил Эдуард улы.

Ә “Металлкомп” фирмасы­ның эшлекле элемтәләренә килгәндә, алар шактый киң. Ул профнастил чыгаручы зур заводлар (Ижевск шәһәренең “Металлкомплект”ы, Сама­раның ”Электрощит”ы, Чиләбенең “Профнастил”ы, Екате­ринбург­ның “Металлопрофиль” заводы) белән хезмәттәшлек итә. “Металлкомп”ка заказлар Дүртөйле һәм күрше-тирә районнардан гына түгел, хәтта илебезнең төрле почмакларыннан килә.

—Мобиль командаларыбыз туган республикабызның барлык шәһәрләрендә, районнарында Татарстанда, Пермь краенда, Чиләбе, Свердловск өлкәлә­рендә эшли. Клиентның билә­мәсенә барып, тиешле үлчәм­нәрне башкарабыз, һәр заказны югары зәвык һәм яхшы сыйфат белән үтәргә омтылабыз, — ди мәкалә герое. — Кирәкле әйберләргә клиентларыбыз кышын заявка биреп, язын, җәен алып китә ала, клиент шуны теләсә — илтеп тә бирәбез.

Рамил Шәмсиевның коллективы “Металлкомп” — корычтай сыйфатка тимердәй гарантия” девизы астында эшли. Клиентлары күрсәткән хезмәтләрдән һәрчак канәгать кала. Предприятие осталарының алтын куллары коеп куйган тимер эшлән­мәләр чын сәнгать әсәре, аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Фирманың күпьеллык намуслы эшчәнлеге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеха­новның, тугандаш рес­пуб­ликаның элекке җитәкчесе Минтимер Шәймиевның, Уфа һәм Стәрлетамак епархиясенең митрополиты Никонның, халкы­бызның яраткан җырчысы Салават Фәтхетдиновның һәм башка күренекле шәхесләрнең Рәхмәт хатлары белән билге­ләнгән.

“Металлкомп” үз эшчеләре өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырган, биредә ял итү бүл­мәсе дә булдырылган, барлык санитар нормалар үтәлә. Җәй­ләрен фирмада эшкә өйрәнергә мәктәп укучылары да атлыгып тора, чөнки хезмәтләре лаеклы бәяләнә. Алар күбесенчә әзер изде­лие­ләрне буяу белән шөгыльләнә.

“Металлкомп” ка, аның ару-талу белмәс, заман сулышын тоеп эш итүче җитәкчесенә киләчәктә дә тик уңышлар гына юлдаш булсын!
Читайте нас: