Китапның исем туенда бихисап халык катнашты: Илсөяр Ибраһим кызының иҗатына мөкиббәннәр арасында яше дә, карты да санап бетергесез бит. Бу көнне артистка Дүртөйле күппрофильле колледжында, район үзәк китапханәсендә, “Кояшкай” балалар бакчасында көтеп алынган кунак булды. Һәркайда аны чагу гөлләмәләр белән каршы алдылар.
— Елларны елга, мизгелләрне мизгелгә бәйләп, гомер үтә дә үтә. Тормыш һәм иҗат юлыма багышланган әлеге китапны чыгару эшенә моннан ике еллап элек тотындым, ел ярым дигәндә ул ташка басылды. Китап чыгару җиңел шөгыль булмавын бөтен тулылыгы белән аңладым, хәтта кул селтәргә дә теләгән минутларым булды. Аллага шөкер, китапны кулга алу бәхетенә ирештем, һәм шушы сөенечемне иң беренчеләрдән булып сез — якташларым белән уртаклашасым килде, — диде чараны ачып Илсөяр Ибраһим кызы. — Сәхнә – ул минем язмышым, яшәү чыганагым. Китапта минем нинди иҗади биеклекләр яулавым, нинди рольләр башкаруым гына түгел, теге яки бу образны тудырганда нинди хис-тойгылар кичерүем, авырлыкларны ничек җиңүем хакында да бәян ителә. Сәхнә тормышым, гаиләм, туганнарым, якыннарым, хезмәттәшләрем турында да бай мәгълүмат тупланган биредә. Халкыбызның талантлы шагыйрьләренең иҗатыма багышлап язган шигырьләренә, гәзит-журналларда дөнья күргән мәкалә һәм интервьюларга да урын бирелде. Китапның эчке, тышкы бизәлеше бик ошады, шуңа аны төзүчеләргә ихлас рәхмәтлемен.
Дүртөйле тамашачысы рәхәтләнеп аралашты яраткан артисткасы белән, ә Илсөяр Ибраһим кызы һәр сорауга ихлас күңелдән, тулы итеп җавап кайтарды, иҗат сандыгындагы рухи хәзинәләрен — моңлы җырларын, йөрәкне тетрәндерерлек шигырьләрен, һәрвакыттагыча йөрәк ялкынын кушып, халык хозурына чыгарды.
Очрашуга аның авылдашлары да күмәкләп килгән иде.
— Без, Дүртөйле районы Исмаел авылы кешеләре, Илсөяребез белән чын күңелдән горурланабыз, — диде бөтен гомерен туган җирендә хезмәт итүгә багышлаган Башкортстанның атказанган агрономы Әзһәр Зарипов. — Бүгенгедәй хәтеремдә: Илсөяр җиденче сыйныфны тәмамлаган елны авылыбызда яңа мәдәният сарае төзелә башлады. Ул бер төркем кызлар һәм егетләр белән төзүчеләргә ярдәмгә чыкты. Алар носилка белән кирпеч, цемент, эремә ташый, кирәк булса, көянтәләп су китерә иде. Бүген дә мәһабәт мәдәният сараебызда Илсөяребез еш чыгыш ясый. Аның илһамлы йөзен күргән, моңлы тавышын ишеткән саен зур дәрәҗәләргә ирешкән артистканың мәктәптә укып йөргән чаклары, туган авылыбыз сәхнәсендәге беренче адымнары күз алдына килә. Гүзәл Агыйдел суларында коенып үскән тырыш, һәрьяклап килгән кызларыбыз өчен күңелдә горурлык тойгысы уяна.
— Үсеп килүче буынга рухи яктан тәрбия бирү эшендә дә актив катнаша Илсөяр Ибраһим кызы, — диде Исмаел урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәмдүдә Әхмәдуллина. — Кайчан чакырсак та, вакыт табып кайта, укучылар белән фәһемле очрашулар үткәрә. Сәнгать дөньясында киң танылу алган шәхес булса да, ул беркайчан да “йолдыз чире” йоктырмады, гади, мөлаем булып кала белде.
— 1968 елның кышы. Туган авылым Түбән Әлкәш клубында мәдәни чара бара. Зал шыгрым тулы. Тамаша беткәч, кемдер: “Җәмәгать, Исмаелдан кунак кызы килгән, булачак артистка икән!” — дип сөрән салмасынмы! Укытучыбыз Гөлшат Ибраһим кызының сеңлесе Илсөяр залда утыра икән. Халык дәррәү кул чапты, кунак кызын сәхнәгә чакырып чыгарды. Ул ике җыр башкарды, тамашачы бик яратып кабул итте. Менә шул очрашудан башлап беләм Илсөяр Ибраһим кызын, — дип еллар артында калган хатирәләре белән уртаклашты язучы, драматург Мөдәрис Мөсифуллин. — Арытаба якташымның уйнаган рольләрен, тудырган образларын җентекләп карап, сөенеп яшәдем.
Актрисаны китабының исем туе белән Дүртөйле районы “Ак инәйләр” оешмасы җитәкчесе Резеда Зарипова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рәсим Ямалетдинов, “Мәдәни-ял итү үзәге” директоры Азамат Гыйльманов, нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин, журналистлар Фәнис Галләмов һәм башка шәхесләр тәбрикләде. Җырчы Илшат Сибәгатуллин, Дүртөйле күппрофильле колледж (директоры Рәшит Фәтхетдинов) студентларының “Аяз” вокаль ансамбле, район мәдәният сарае каршында оешкан “Кәеф” төркеме башкаруындагы моңлы да, дәртле дә җырлар чарага ямь өстенә ямь өстәде.
— Мин эшемнән, гаиләмнән, язмышымнан уңган кеше, — диде кичәне йомгаклап Илсөяр Ибраһим кызы. — Тормышыма, сезгә, тамашачыларыма чиксез рәхмәтлемен!