+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2017, 02:00

Шагыйрьгә дан җырлап...

Илеш районының “Балалар иҗат үзәге”ндә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге әдәби премия лауреаты Рәми Гариповның тууына 85 ел тулу уңаеннан сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Ике көн буе барган бәйгедә районның 24 мәктәбеннән барлыгы 100гә якын укучы катнашты.

Чараны район хакимиятенең кадрлар эше һәм аналитика буенча бүлеге начальнигы Рамил Нуретдинов ачып, Рәми Гарипов шигырьләренең әһә-мияте турында сөйләде, аларны ти­рән­тен өйрәнергә чакырды.

Балалар Рәми агалары шигырь­ләрен зур осталык белән сөйләделәр. Шигырьне тоемлаулары, аңлаулары, аларны әлеге бәйгегә әзерләгән укытучыларның бу эшкә җаваплы каравы да әллә каян күренеп-сизелеп торды.

Рәми Гариповның “Туган тел”, “Тормыш”, “Урал йөрәге”, “Яндырылган хатлар”, “Курай”, “Сабантургай” кебек тирән мәгънәле һәм фәлсәфи шигырь­ләре аеруча еш яңгырады. Аларга жюри лаеклы бәя бирде.

Шигырьләр өч телдә яңгырады. 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр билгеләнде. Җиңү­че дипломы белән бүләклә­нү­челәргә Илеш телевидениесе һәм радиосы аша шигырь уку мөмкинлеге бирелде.

— Әлеге бәйге район мәктәпләре укучылары арасында сәнгатьле итеп шигырь сөйләүгә сәләтле бик күп укучылар барлыгын күрсәтте. Шуңа да без бу бәйгене киләчәктә традицион рәвештә үткәрергә кирәк, дигән карарга килдек, — дип белдерде бүләк­ләү тантасында “Балалар иҗат үзәге” директоры Эльвира Хафизова.

Мондый бәйгеләр киләчәктә башкорт әдәбиятына булган кызыксынуны тагын да арттырачак, яңа талантларны ачуга һәм укучыларның тел байлыгын арттыруга ярдәм итәчәк. Шуңа да аларны даими рәвештә үткәрсәң генә матур нәтиҗәләргә ирешеп буладыр.

Гөлчәчәк ГАРИФҖАНОВА.
“Балалар иҗат үзәге”нең өстәмә белем бирү педагогы,
“Яшь хәбәр­челәр” түгәрәге җитәкчесе.
Читайте нас: