+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2017, 19:07

Кеше үтергән өчен нибары 2,6 елмы?!

Башкортстанда руль артына исерек килеш утырып, авырлы хатынны бәрдереп үтергән чиновникка, ниһаять, хөкем карары чыгарылды.

Кеше үтерүгә китергән әлеге юл һәлакәте былтыр июньдә булган иде. Стәрлетамак мэриясенең элекке хезмәткәре, 35 яшьлек Ольга Хөснетдинова исерек хәлдә машинасы белән идарә итә алмыйча каршы яктан килгән автомобильгә барып бәрелә. Аның руле артында утырган 29 яшьлек авырлы хатын бик күп тән җәрәхәтләре ала һәм һәлак була.
Ольга Хөснетдинова хөкем җәзасын 9 яшьлек баласы 14 яшькә җиткәнче кичектереп торуны, яки иркеннән шартлы рәвештә мәхрүм итүне сорап мөрәҗәгать итсә дә, республиканың Югары суды моңа кадәр әлеге шәһәр суды чыгарылган карарны раслады. Гаепле 2,6 елга колония-поселениегә озатылачак һәм мәрхүмнең гаиләсенә 1 миллион сум компенсация түләячәк.
Читайте нас: