+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2017, 02:00

Балта осталары, төзүчеләр кирәк!

“WorldSkills Russia” — “Яшь һөнәр осталары” хәрәкәте эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүне максат итеп куя.Хезмәт базарында, вакансия ярминкәләрендә эшче кадрларга ихтыяҗ зур булуы яңалык түгел. Шул ук вакытта, югары уку йортларына караганда, кайбер урта махсус белем бирү йортларына конкурс күбрәк булуы билгеләнә. “Һөнәре бар — үргә йөзәр” дигән мәкаль бүгенге дөреслеккә бик туры килә. Һөнәр сайлаучы яшь буын моны яхшы аңлый. Югары квалификацияле белгеч дипломы алган һәркем, теләгән юнәлеше буенча эшли башлагач, катыргының мотлак булмавына төшенә. Хезмәт җитештерүчәнлеге, хезмәтләндерү югары дәрәҗәдә булуга бүген ныклы басым ясала. Бу, үз чиратында, эш хакында да уңай чагылыш таба.

Читайте нас: