+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2017, 23:23

Дөньяны - аның күзләре аша

Билгеле сәяхәтче, күп еллар буена “Сәяхәтчеләр клубы” телевизион программасының легендар алып баручысы булган Юрий Сенкевичка бүген 80 яшь тулган булыр иде. 30 елдан артык миллионлаган телевизор караучылар дөньяны аның күзләре аша күрде, бергәләп илләр һәм кыйтгалар гизде. Әлеге тапшыруның 2 меңнән артык чыгарылышы бар Ул, иң озын гомерле проект буларак, Гиннессларның рекордлар китабына кертелгән.


Телевидениегә килгәнче, Юрий Сенкевич фән белән шөгыльләнгән, кешенең гадәттән тыш шартларда үзен тотышын өйрәнгән. Ул, табиб буларак, космоска очарга да җитди әзерләнгән, тик җиһан гизү аның хыялында гына калган.

Юрий Сенкевич 2003 елның 25 сентябрендә эш урынында йөрәк өянәгеннән үлгән.
Читайте нас: