+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2017, 02:00

Яшьләр тарих үрнәгендә тәрбияләнә

Русия хәрби-тарих җәмгыяте Башкортстанда экспедицияләр һәм фестивальләр оештыра, хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар, мемориаль һәйкәлләрне төзекләндерү буенча акцияләр үткәрә. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республиканың Хәрби дан музеенда әлеге оешманың төбәк бүлекчәсе утырышын үткәрде. Анда законнар чыгару һәм башкарма власть органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, галимнәр, дин әһелләре катнашты.

— Узган елда безнең бүлекчә күп эшләр башкарды. Музей-күргәзмә эшчәнлеге, эзләнү эшләре буенча мөһим проектлар гамәлгә ашырылды, хәрби-тарих фестивальләре үтте, — диде Константин Толкачев. — Яшьләргә тарих үрнәгендә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, элекке буын тәҗрибәсен өйрәтү, Ватанны саклаучылар хәтерен мәңгеләштерү — төбәк бүлекчәсе эшчәнлегенең төп бурычларының берсе. Русия хәрби-тарих җәмгыяте үз компетенциясе кысаларында Ватан тарихын өйрәнүгә, патриотизм һәм традицияләр күчәкилүчәнлелеге идеяләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Утырыш барышында төбәк бүлекчәсе әгъзаларына җәмгыятьнең яңа төрдәге таныклыклары тапшырылды. Чарада катнашучылар Брест крепостеның 180 еллык тарихын чагылдыручы “Брест крепосте. Хәтер юллары буйлап” дип атал­ган халыкара күргәзмә белән танышты.
Читайте нас: