Дүрт көн яхшыракГалимнәр фикеренчә, кешенең сәламәтлеге - ныклырак, ә эшләү сәләте яхшырак булсын өчен атнасына дүрт кенә көн эшләргә кирәк. Хәзер моны эш бирүчеләргә генә аңлатасы калган.
Саесканнар карак түгелХалыкта, саесканнар ялтыравык әйберләрне күреп алып, аларны үз оясына ташый, дигән ышану бар. Британия галимнәре киресен раслаган. Эксперимент үткәрүчеләр кошларга җим салынган урыннарда ялтыравык әйберләр тараткан. Андый нәрсәләр күбрәк булган саен саесканнар көчлерәк стресс кичергән.
Файдалы сүгенүГалимнәр сүгенүнең файдалы булуын раслаган. Эксперимент вакытында кешеләр кулларын бозлы суга тыккан. Интеллигент булып калучыларның куллары сүгенүчеләрнекенә караганда ныграк авырткан.
Кешелек авырлыгыБритания галимнәре Җир шарының барлык кешеләре нинди авырлыкта булуын исәпләгән. Якынча 287 миллион тонна икән.
Кызлар ешрак кашынаӘгәр дә сезне кемнәрнең ешрак кашынуы кызыксындырса, башыгызны ватмагыз. Британия галимнәре моны да белгән. Гүзәл затлар 23 процентка ешрак кашына икән. Бу генетик үзенчәлекләр белән аңлатыла, ди.
(Мәгълүмат “Облепи-Ха” сайтыннан алынды)