+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2017, 12:12

“Ак калфак” зур бәйрәм оештырды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Калфак туе” дигән концерт узды. Мәскәүдәге “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Роза Сараева сүзләренә караганда, “Калфак туе” беренче тапкыр үткәрелгән. Концерт барышында иҗтимагый өлкәдә, хәйриячелектә актив эшчәнлек алып барган татар хатын-кызлары билгеләп үтелгән. Шулай ук, төрле осталык дәресләре һәм конкурслар оештырылган.

-- Ел әйләнәсендә Мәскәүдә беренче тапкыр “Гаилә җырлый” дигән фестиваль үтте. Анда уннан артык гаилә катнашты. Уен коралларында уйнап, татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Дүрт гаилә лауреат итеп билгеләнде. “Калфак туе"нда алар да чыгыш ясады, – ди Роза Сараева.
Чараның төп өлешен “Пәрәмәч бәйрәме” алып торган. Анда катнашучы хуҗабикәләр пәрәмәч пешерү үзенчәлекләре, аның тарихы хакында сөйләгән. Пәрәмәчне һәр төбәктә яраталар, ләкин аны пешерү рәвеше дә, аталышы да аерыла, ди оештыручылар.
Бәйрәмгә килүчеләр игътибарына дизайнер Галина Вәлиуллинаның татар милли киемнәре коллекциясе тәкъдим ителгән. Калфак, изү тегү-чигү буенча осталык дәресләре дә үткәрелгән.
Татар камыр ашлары пешерергә яратучылар үзләрен милли ризык бәйгесендә сынап караган.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча.
Читайте нас: