+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2017, 17:26

Өч көндә ике кибетне кем талаган?

Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 28 яшьлек ирне тоткарлаган. Полицейскийлар ачыклавынча, спиртлы эчемлекләр кулланырга яратуы аны берьюлы ике җинаятькә этәргән.

Берничә көн элек Борай авылының Пионер урамында урнашкан сәүдә ноктасында эшләүче ханым, эшкә килгәч, ишекнең ватылуы һәм кайбер төр азык-төлекнең югалуын күргән һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, билгесез кеше, төнлә кибетнең ишеген ватып кереп, җиде мең сумлык товар урлаган.
Ике көннән соң бер карак, Колхоз урамындагы кафеның ишеген кадак суыргыч белән ватып кереп, 22 шешә алкогольле эчемлек чәлдергән.
Полиция хезмәткәрләре, оператив эзләү чаралары үткәреп, бу ике эштә дә бер үк кеше гаепле булуын ачыклаган. Аларның шиге моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 28 яшьлек ирне тоткарлагач расланган: аңарда урланган спиртлы эчемлекләр табылган. Ул җинаятен таныган.
Читайте нас: