+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2017, 14:21

«iВолга-2017» чакыра

14-24 июньдә Самара өлкәсенең Мастрюковский күле буенда V «iВолга-2017» юбилей форумы үтәчәк.1 мартта Идел буе федераль округының «iВолга-2017» яшьләр форумына заявкалар кабул ителә башлады. Быелгы форум федераль округ чикләреннән дә чыгар дип фаразлана, чөнки анда округтан гына түгел, ә тоташ Русиядән 2 меңгә якын талантлы укучы катнашуы көтелә, чит илләрдән дә делегацияләр киләчәк.


Форум Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үтә.
«iВолга» Русиядә киң билгеле төбәк форумы булып тора. Чарада катнашу өчен 15 майга кадәр яшьләр форумының рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.
Читайте нас: