Тикшерү-оператив төркем хезмәт ветераны яшәгән йортка килә. Җинаять булган урынны җентекле тикшерәләр: билгесез кеше өйнең астын-өскә китереп акча эзләгән, өлкән яшьтәге ирне кыйнаган. Тиздән тикшерүчеләр шикле кешене ачыклый. Ул моңа кадәр җинаять эшләгән өчен хөкем ителгән 25 яшьлек шушы ук авыл кешесе булып чыга. Ул кулга алынган, пенсионерның өеннән дүрт мең сум акчасын алуын таныган.