+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2017, 11:31

Исемең ямьсез – кемнәр куйган?!

“Известия” гәзите хәбәр итүенчә, Русия Дәүләт думасы сәер бала исемнәрен теркәүне тыю турында закон проектын беренче укуда кабул иткән. Проект өчен 377 депутат тавыш биргән, өчесе битараф калган.

Закон проектында язылуынча, исем ранг, дәрәҗә яисә вазыйфа белдермәскә тиеш. Шулай ук хәреф һәм сан белдерүче атамалар, символлар, яки аларның төрле комбинацияләре, аббревиатура, норматив булмаган лексика сүзләрен куллану да тыела.
Документның аңлатма язуында Мәскәүдә теркәлгән сәер исемнәр мисалга китерелгән: Апрель, Дельфин, Заря-Заряница, Николай-Никита-Нил, Христамрирадос, Лука-Счастье, Саммерсет Оушен, Принцесса Даниэлла, Алеша-Каприна, Океана, София-Солнышко, Ярослав-Лютобор. Үз балаларыбызга исем сайлаганда без дә игътибарлы һәм сабыйга ихтирамлы булсак иде, җәмәгать! Безнең бит нинди матур һәм тирән мәгънәле милли исемнәребез дә бар, аларны саклыйк һәм буыннан-буынга тапшырыйк!
Читайте нас: