“Роскомнадзор” “Роспотребнадзор”, фәнни җәмәгатьчелек һәм әйдәүче социаль челтәрләрнең администраторлары белән берлектә, челтәрләрдәге үлемгә чакыручы мәгълүматны үз вакытында ачыклау методикасын булдырган.
Ведомство белгечләре, популяр интернет-мәйданчыклар һәм иҗтимагый оешмалар активистлары көн саен үз-үзеңә кул салуга кагылышлы 150дән артык төркемне яба. Русия ресурсларындагы мәгълүмат – 1-3 сәгать, чит илнекеләрдәгесе бер тәүлек эчендә юкка чыгарыла, дип хәбәр итә “Роскомнадзор”.