+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2017, 11:53

\"Русия милләте\" булачакмы?

"Российская газета" хәбәр итүенә караганда, "Русия милләте бердәмлеге һәм этникара багланышлар идарәсе турындагы" закон проектының аталышы үзгәртеләчәк, дип хәбәр иткән документ концепциясен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясе академигы Валерий Тишков. Закон проекты яңача "Дәүләт милли сәясәте нигезләре турында” дип аталуы ихтимал.

“Җәмгыятьнең бөтен милләтләрне берләштерә торган бердәм милләт төшенчәсенә әзер түгел икәнлеге ачыкланды”, – дип белдергән Валерий Тишков.
Закон проектының яңа концепциясен апрельдә тәкъдим итәчәкләр. Аерым алганда, системада этноконфессиональ багланышлар мониторингы, федераль, төбәк һәм урындагы хакимият арасындагы вәкаләтләрне билгеләү механизмы, кече һәм төп милләтләргә карата дәүләт сәясәте язылачак.
Исегезгә төшереп үтәбез: Президент Владимир Путин 2016 елның октябрендә узган Милләтара багланышлар буенча совет утырышында Русия милләте турында закон булдыру идеясен һәм Русия милләте көнен үткәрүне хуплаган иде.
Читайте нас: