+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2017, 15:31

Фаҗигаләр кимүе шатландыра

Быел Уфада юл-транспорт фаҗигаләре 18 процентка кимеде. Шуңа бәйле аларда һәлак булучылар саны да 27 процентка азрак. Бу исә — ЮХХДИ белән шәһәрнең хәвефсезлек сагында торучы башка хезмәтләр тырышлыгы нәтиҗәсе.

Янгынга каршы көрәшүче бүлекчәләр эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Уфада 9 янгын сүндерү часте бар. Былтыр әлеге бүлекчәләр хезмәткәрләре объектларның, торакларның янгынга каршы хәвефсезлеген ныгыту, фаҗига чыккан очракта нинди чаралар күрелергә тиешлеген халыкка аңлату эшләрен алып барды. Җәмгысы 32 мең 916 йорт тикшерелгән. Нәтиҗәдә, янгын чыгу очраклары 43кә, ягъни 5,8 процентка кимегән.
Уфаның Җәмәгатьчелек хәвефсезлеге үзәге хезмәткәрләре эчке эшләр органнарына күп гражданнар катнашлыгындагы чараларны үткәрергә ярдәмләшкән. Мондый “сак астында” барлыгы 3 720 чара үткән. Үзәк хезмәткәрләре административ хокук бозулар турында 26 меңгә якын протокол төзегән, гомум күләме 20 миллион сумнан артык штраф салган. Русия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә Уфаның Җәмәгатьчелек хәвефсезлеге үзәге эшчәнлеге әйдәүче дип табылган һәм илнең башка субъектлары территорияләренә үрнәк буларак тәкъдим ителгән.
Айгөл Юлъякшина.
Чыганак: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: