+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2017, 15:44

Никахка керүчеләр саны арткан

"Росстат" мәгълүматлары буенча, Башкортстанда законлы никахка керүчеләр саны арткан. Гыйнвар мәгълүматлары буенча, аерылышучылар да күбрәк.

Елның беренче аенда республикада 1 362 пар гаилә корган. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 1 304 тәшкил иткән. Гыйнварда быел — 1 214, былтыр 1 152 пар аерылышкан.
Башкортстан Идел буе федераль округында өйләнешүчеләр арасында беренче урынны били. Икенче урында — Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре.
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: