+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2017, 16:27

Ашыгыч ярдәм ашыкмый

Чөнки аның юлына кешеләр киртә сала.

Бүген башкала юлларында ике “Ашыгыч ярдәм” машинасы тоткарланган. Берсе Затон бистәсенең Шмидт урамындагы юл чокырына төшкән. Биредә яшәүчеләр, чокырны күмүне сорап, коммуналь хезмәтләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган, әмма ул күмелмәгән.

Икенче очрак Сәгыйть Агиш урамында теркәлгән. Анда махсус машинага “Рено-Логан” автомобиле юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән.

Кешеләр гомере сагында торучы ашыгыч ярдәм хезмәте бүген кемгәдер вакытында килеп җитмәгән. Ә иртәгә синең үзеңә соңламасмы?
Читайте нас: