Гадәттән тыш хәл аркасында машинасыз калган, яки башка каза күрүчеләргә аның сәбәпләре түгел, ә казадан котылу чарасы әһәмиятле.
Шушы көннәрдә Нуриман районында да шундый хәл булган. Яңакүл авылына якын, Кушкүлдән ерак түгел бер урында 50гә 50 метр зурлыгындагы мәйданда җир убылган. Ул 8 метр чамасы аска төшеп киткән һәм өстенә су чыккан. Бәхеткә, кешеләр каза күрмәгән. Ә табигать өчен бу казамы, әллә бары тик яңа күл хасыйл булумы – вакыт күрсәтер.