Суд приставы хезмәте хезмәткәрләренә “качкын”нарны кайдан гына тотарга туры килми: диван артына да посалар, мунчада, балконда яшеренеп калалар, хәтта кар базыннан да эзләп табу очраклары була.
Монысында алар бу “бурычлы”ны әти-әнисенең йортыннан эзләп табалар. Ул шкаф эченә кереп утырган!
Нәтиҗәдә, суд алиментчыга 20 сәгать мәҗбүри эш билгеләде, алимент түләүдән читләшүнең нәтиҗәләрен аңлаткач, ир бурычын кайтара башлады, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең республика идарәсе матбугат хезмәте .