+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2017, 18:20

Сокланып кына калмыйк!

Уфалы, 39 яшьлек Илдар Галиәкбәров 2008 елда инвалид булып кала. Автоһәлакәт вакытында юлда аны машина бәрдереп киткәч, шул хәлендә ярдәм көткән арада ул аяк-кулларын нык өшетә. Дәваханәдә аның аяк-кулларын кисәргә мәҗбүр булалар, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Мондый хәлләр, гадәттә, күңелсез тәмамлана, ләкин бу очракта түгел. Иглин районында туып-үскән Илдар: “Исән кеше өчен булмаган мөмкинлек юк!” — дип исбатлый. Актив тормыш рәвеше алып баручы Илдар үзенә эш таба, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенә кабул ителә.
Быел ул Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үзенең велоколяскасында бер ай эчендә Казахстанның башкаласы Астанага барып җитәргә уйлый. Әйткәндәй, мондый сәяхәт аның өчен беренчесе түгел. Моннан ике ел элек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан көчле рухлы якташыбыз, велосипед белән инвалид коляскасын берләштереп ясап, 2,5 мең чакрым ара үтеп, Севастопольгә барып җиткән иде. Бу шәһәр халкы, аның шушы батырлыгына соклану белдереп, аңа электр җайланмасы белән хәрәкәт итүче коляска-трайк бүләк иткән иде.
Илдар Галиәкбәров 17 апрельдә юлга кузгалырга исәп тота. Казахстанның Бөек Ватан сугышы ветераннарына ул күп сәламнәр алып барачак. Сәяхәтче якташларыннан, Башкортстан халкыннан матди ярдәм күрсәтүләрен сорый. Аңа юлга нибары 50 мең сум акча кирәк булачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр “ВКонтакте” социаль челтәре аша аның белән элемтәгә керә һәм 8-960-397-17-04 телефонына шалтырата ала. Әйдәгез, дуслар, шушы батырлыкка сокланып кына калмыйк, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузыйк! Безнең шәфкатьле кулларыбыз исән бит!
Читайте нас: