Корылтай комитеты күчмә утырышының нефтьчеләр төбәге Октябрьскийда уздырылуы шуның белән аңлатыла: шәһәр республиканың иң төзек һәм экология мәсьәләләре эзмә-эзлекле хәл ителүче төбәкләр исемлегендә. Төзекләндерү барышы буенча Октябрьский соңгы өч ел рәттән Русиянең иң чиста шәһәре сыйфатында танылды.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру, эшкәртү юнәлешендә эшчәнлекнең хәзерге чорда анык нәтиҗәләргә китерүен билгеләде. Мәсәлән, көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең тулы циклы булдырылган. Күпкатлы йортлар ихаталарында пластик шешәләр җыю, аларны сортларга аеру максатында махсус контейнерлар урнаштырылган. Каты көнкүреш калдыклары полигонында “Грин” предприятиесе тарафыннан калдыкларны кабул итү, аларны сортларга аеру югары дәрәҗәдә алып барыла. Дәүләт җыелышының Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты җитәкчесе Рәшит Хәйруллин әйтүенчә, көнкүреш калдыклары әйләнешендә урнаштырылган тәртипне хәзер тоташ шәһәр күләмендә куллану таләп ителә.
— “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль закон көнкүреш калдыклары әйләнешенә зур үзгәрешләр кертте, — дип билгеләде Рәшит Хөснулла улы. — Калдыкларны җыю, күчерү, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча вәкаләтләр Русия субъектлары карамагына бирелде. Республикада бу юнәлештәге эшчәнлекне оештыруны үз иңенә алачак төбәк операторын ачыклау һәм билгеләү – бүгенге көн таләбе.
Әйтергә кирәк, эшчәнлеген экология буенча законнар таләбенә ярашлы оештырып, продукция сыйфаты буенча республика, Русия дәрәҗәсендә генә түгел, дөньякүләм танылу алган сәнәгать предприятиеләре Октябрьскийның үзендә дә бар. “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы – нәкъ менә шундый заманча предприятиеләрнең берсе. Цехларда булып, завод эшчәнлеге белән танышканда төбәкара киңәшмәдә катнашучылар моңа үз күзләре белән күреп инанды.
Үзенең чирек гасырдан артык тарихында, эшчәнлеген гади генә хуҗалык-көнкүреш товарлары җитештерүдән башлап, “Альтернатива” хәзерге чорда пластмассадан халык куллану әйберләренең өч меңгә якын төрен чыгара. Аларның һәммәсе, киңкырлы экологик тикшерүләр үтеп, сыйфат сертификаты алган. Шунысы үзенчәлекле: экологик хәвефсезлек таләпләренә зур игътибар бирелүче Европа илләрендә дә “Альтернатива” товарлары таныла бара. Аларның югары сыйфаты, халыкара стандартлар буенча катгый тикшерү үтеп, махсус сертификатлар белән 2015 елда раслау алды.
Гомумән, “Альтернатива” продукциясе Русия күләмендә киң билгеле. Пластмассадан халык куллануы әйберләре, мәсәлән, ил буенча ике меңнән артык күмәртәләп сату базасы аша тарала. Моннан тыш, БДБ илләре белән хезмәттәшлек тә үсә. “Альтернатива” маркасы астындагы көнкүреш-хуҗалык эшләнмәләре Халыкара һәм Бөтенрусия күргәзмәләрендә, мактаулы урыннар алды, “Русиянең иң яхшы товары” исеменә лаек булды.
Көнбатыш тибындагы заманча предприятие буларак, “Альтернатива” тулы күләмдәге ябык җитештерү циклына ия. Ягъни, предприятие продукция чыгаруны калдыксыз технологияләр буенча алып бара. Монда җитештерү калдыклары юк, хәтта чимал китерелгән полиэтилен капчыклар да, тирәнтен эшкәртү үтеп, әзер продукциягә әверелә. Экологик таләпләр җәһәтеннән әлеге үзенчәлек “Экология елы”нда аерым әһәмияткә ия.
— Заводтагы продукция чыгару технологияләре тулысынча дип әйтерлек “беренчел” пластик чималга корылган, — ди “Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов. — Кулланылучы чимал югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора, бу, үз чиратында, чыгарылган продукциянең экологик чисталыгында да чагылыш таба. Ягъни бездә җитештерелгән пластмасса савыт-сабаның сәламәтлеккә бернинди зыяны юк. Балалар өчен тәгаенләнгән кирәк-яраклар, атап әйткәндә, өстәл-урындыклар, уенчыклар да әлеге таләпләргә җавап бирә. Шул ук вакытта, заводта тупланган заманча җиһаз һәм корылмалар “икенчел” чимал, ягъни көнкүреш калдыкларын кулланып эшләгәндә дә югары сыйфатлы, экологик яктан хәвефсез продукция җитештерү мөмкинлеген бирә. Икенче төрле әйткәндә, мәсәлән, кулланылышта булган пластик шешәләрне эшкәртеп, заводтагы технологияләр алардан яңа төр, шул ук вакытта югары сыйфатлы эшләнмәләр чыгарырга сәләтле. Бу эшне җайга салу өчен көнкүреш калдыкларын аерым җыеп, “икенчел” чимал дәрәҗәсенә җиткерү генә сорала.
Бу урында шуны да билгеләп үтик: Раил Камил улы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты сыйфатында аның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык комитеты әгъзасы да булып тора. Ягъни республикада көнкүреш калдыкларын эшкәртүне оештыруга зур җаваплылык тоеп карый ул. Әйтергә кирәк, төбәкләрдә пластик шешә калдыкларын аерым җыю күптән җайга салынса да, аларны тирәнтен эшкәртүгә алынырдай предприятиеләр берничә генә исәпләнә. Бу юнәлештә “Альтернатива”ның җитештерү куәтләре, әлбәттә, зурдан. Биредә, мәсәлән, тәүлегенә 60-70 тонна пластмасса чималы эшкәртелә. Белгечләр әйтүенчә, республиканың пластик шешәләр җыю пунктларында тупланган “икенчел” чималны тулысынча эшкәртү “Альтернатива”ның кулыннан килерлек.
Әйткәндәй, заводта булганда депутатларга һәм министрлык һәм ведомстволар вәкилләренә бу юнәлештә анык мисал да күрсәтелде. Әлеге вакытта “Альтернатива”да тәҗрибә рәвешендә яңа төр продукция – агач-полимер катнашмасы (АПК) чыгару технологиясе үзләштерелә. Төзелеш материалы сыйфатында кулланылачак бу эшләнмәнең 70 проценты агач калдыкларыннан (пычкы чүбе) тора. Шунысы игътибарга лаек: яңа эшләнмә, төзелеш материалы буларак, үзенә агачның һәм пластмассаның иң асыл сыйфатларын туплый алган. Ягъни аны агач такта кебек пычкы белән кисәргә, аңа шөреп борырга, башка эшләр башкарырга мөмкин. Шул ук вакытта, пластмасса да кушылганлыктан, ул, агачтан аермалы буларак, дым-суга чыдам, череми. Бу материалның куллану чоры – кимендә 50 ел. Әмма иң мөһиме – мондый чыдам эшләнмәнең нигезен көнкүреш калдыклары тәшкил итә.
Бу урында “Альтернатива” җитәкчелегенең технологияләр кулланылышында алдан күрүчәнлеген дә билгеләргә кирәк, әлбәттә. Хәзер беркемгә дә сер түгел: эшкәртүгә вакытында тиешле игътибар бирелмәү нәтиҗәсендә, илебездә, республикада көнкүреш калдыклары күләме кискен артып, бу экологик хәвефсезлеккә яный башлады. Тирә-як мохиткә аеруча пластик шешәләр, башка полимер эшләнмәләр калдыклары зур куркыныч тудыра. Бу җәһәттән хәлдән чыгу юлы төсмерләнде кебек. Пластик әйберләр калдыкларын җыюны оештырып, аларны “икенчел” чимал сыйфатында эшкәртүгә юнәлеш алына. Шушы нигездә республикада яңа предприятиеләр дә барлыкка килде. Әмма шунысы күзгә ташлана: алар арасында, экологияне яхшыртабыз, дип, түбән дәрәҗәдәге технологияләр куллану нәтиҗәсендә табигатькә зыян салучылар да юк түгел. Моңардан чыгып, әйтәсе килгән фикер шул: республикада көнкүреш калдыклары әйләнеше хәзер анык законнар белән көйләнә. Экология торышын яхшырту максатында калдыклардан торган “икенчел” чималны эшкәртүдә өстенлек хәвефсез һәм заманча технологияләргә ия булган “Альтернатива” кебек предприятиеләргә бирелсен иде.