+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2017, 15:58

Хуш, “хрущевка“?

“Известия” гәзите хәбәр итүенә караганда, моңа кадәр башкалабыз Мәскәүдә игълан ителгән “хрущевка“ларны сүтү программасы, Русиянең башка төбәләрендә дә гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Бу мәсьәлә 4 майда үтәчәк Дәүләт советында тикшереләчәк.
Илдә 11,15 миллион квадрат метр “хрущевка“ һәм башка иске йортлар бар. “Гражданнарны искергән торактан күчерү программасы хуплау тапты”, -- дип белдергән Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фондының күзәтүчеләр советы әгъзасы Игорь Шпектор.
Күптән түгел Русия Президенты ярдәмчесе Игорь Ливитин шушы мәсьәлә буенча киңәшмә үткәргән. Хөкүмәттә дә бу яңа программа яклау тапкан.
Читайте нас: