+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2017, 14:12

Планетарийда экология киномарафоны башлана

20 мартта Уфа планетариенда “Булыргамы, әллә булмаскамы?” экология киномарафоны “Home” (”Йорт”) документаль фильмын күрсәтү белән ачылачак.

Берничә ел инде планетарий Җир көнендә шушы картинаны күрсәтә.
Русиядә игълан ителгән Экология елына багышланган экология киномарафоны барышында Җир турында документаль фильмнар тәкъдим ителәчәк. Ел дәвамында ай саен планетарийның “Йолдызлы” залында бушлай бер документаль фильм күрсәтү планлаштырыла.
Читайте нас: