+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2017, 02:00

Министр белән очрашу

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашты. Анда республикада мәгарифне үстерү һәм яңарту турында сүз барды.

Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Башкортстан мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык федераль программаларда да уңышлы катнаша. Республикада 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру буенча мәсьәлә тулысынча хәл ителгән. Узган елда Башкортстандагы балалар бакчаларында 2915 урын булдырылган.

Әлеге вакытта республика укучылар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча федераль программада актив катнаша һәм 2025 елга кадәр мәктәпләрдә ике сменада укытуны бетерү өстендә эш алып барыла.

Очрашу барышында республикада югары белем бирүне камилләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтелде.
Читайте нас: