Әйткәндәй, күл тирәли 47 яктырту ноктасы урнаштырылган иде. Баганалардагы 31 зур һәм 16 кечкенә яктырткыч, күл тирәсенә күркәмлек өстәп, аны тагын да матурлаган иде. Кызганычка каршы, бу матурлыкны күрә белмәүче вандаллар табылды. Күпме көч, акча түгеп башкарылган эш төн эчендә юкка чыгарылды. Яктырткычларның күпчелеге ватылган, баганалар бөгелгән һәм лампочкалар борып алынган. Вәхшилектә гаепләнүчеләрне эзләү бара.