Моннан берничә ел элек төзәлмәс алкоголиклар белән наркоманнарны мәҗбүри дәвалау турында закон проекты каралуы турында ишетелгән иде. Табигый ки, ул бик күп капма-каршылыклы фикерләр тудырды. Күпләр элекке ЛТПларны искә төшерде. Янәсе, тагын эчкечеләрне интектерәчәкләр, җәфалаячаклар, аларның хокуклары бозылачак. Һәм шундыйлар җиңде дә — бу башлангыч Дәүләт думасы коридорларында югалып калды.
Чире тирәнгә кергән кешенең ялгызы гына бу зәхмәттән арына алуы икеле. Никадәр генә тырышса да, барыбер көткән нәтиҗә булмаска мөмкин. Ә бөтен авыру җәмгыять эчүен ташласын өчен никадәр көч һәм акча таләп ителә! Наркомания белән дә шул ук хәл. Ни генә димә, бу проблеманы дәүләт ярдәмендә, аның көче белән генә хәл итеп була, моңа законнар да ярдәм итәргә тиеш.
Русиядә наркоманнарның рәсми саны 600 меңнән артык булып, дөреслекне белер өчен бу санны 2,5кә тапкырларга кирәклеген беләбез. Димәк, илдә ике миллионга якын наркоман бар. Ә вакыты-вакыты белән генә наркотик кулланучылар саны алардан 50 тапкыр артык. Ә алкоголикларның исәбе-хисабы дә юктыр кебек, аларны санап чыгып та булмый, чөнки наркологларга ун эчкеченең берсе генә мөрәҗәгать итүе билгеле.
Минем уйлавымча, бу кешеләрне наркотиклардан һәм алкогольдән баш тартырга мәҗбүриләргә кирәк. Әлбәттә, кешенең үз теләге дә булырга тиеш. Психиатр-наркологларның бер язылмаган кагыйдәсе бар: дәвалап була, терелтеп булмый. Тәҗрибә күрсәтүенчә, алкоголизм белән наркомания чиреннән пациент үзе теләсә генә терелтеп була. Андыйлар арасында савыгырга теләүчеләр күп.
Наркологлар белән сөйләшкәндә, алар кайбер пациентларның икенче көнне үк өйләренә кайтарып җибәрүне соравын әйтә. Җибәрмиләр икән, качалар! Аннары барысы да яңадан башлана. Үзләрен, якыннарын җәфалыйлар. Дәваханәдә көчләп тотарга закон кушмый, шуңа да мәҗбүри дәвалау бик кирәкле һәм коткаручы чара дияр идем.
Әйе, эчкечеләрнең туганнары белән аралашкан бар. Барысы да, кабатлап әйтәм, барысы да бәлагә тарыган кешене көчләп дәвалау яклы. Бервакыт авылга кайткач, күрше хатыны килеп керде. Чәче-башы тузган, борыныннан кан ага. Ире эчә башлаган икән. Хатынының “тукта инде”, дигән сүзләре ошамаган, йодрыкларын эшкә җиккән. “Энем, ярдәм ит берүк, балаларны үтерә бит”, дигәч, йөгереп кердем. Өстәл артына утырган, алдында шешәсе, мине күргәч, башта әйбәт кенә сөйләшә башлады. Азрак акыл өйрәтә башлагач, җикерергә кереште. Синең ни эшең бар, янәсе. Борылып чыгып кына китәсе килә, чыннан да, минем ни эшем бар? Күпләр шулай уйлый да. Чыгып китәләр, кысылмыйлар, ишетмиләр, туктатмыйлар... Ә бераздан шушы йорттан мәет чыга. Берәү генә булса әле...
Абзыебыз бер атна тирәсе эчте. Аннары син дә мин йөри башлады. Бер кайтканда кереп, гафу үтенде, валлаһи, энем, соңгысы булды, үзем дә туйдым, дип антлар эчте. Ышанасы килә, ышандырмый. Хәзер теге апа кергән көнне искә төшерик. Шул минутта ук табиблар чакыртып, абзыйны мәҗбүри дәваланырга җибәреп булыр идеме? Законы бар икән, нигә булмасын? Гаиләсе тынычланып калыр иде ичмасам. Үзе дә, бәлки терелеп кайтыр иде.
Алкоголизм белән наркоманиягә каршы көрәштә, сугыштагы кебек, бөтен чара да яхшыдыр. Моңа каршы булучылар иң элек әнә шул күрше апасы кебек авыруларның туганнарының, якыннарының фикерен белсен иде. Бу бәла кешенең үз тормышын гына агуламый бит. Аннары чир йогышлы. Гаиләдә ата эчә икән, 90 процент очракта улы бу эстафетаны дәвам итәчәк. Бу бәлагә тарымаган кеше алкоголик белән наркоманнарның әниләре, хатыннары, ирләре, балалары тормышын нинди тәмуг газапларына әйләндерүен белми. Шуңа да бу җәһәттән хокукларын, ирекләрен бозу дигән сүзләр минем өчен көлке яңгырый. Нинди ирек турында сүз бара? Уйлап карагыз, тулысынча “яшел елан”га бәйле кеше ирекле була аламы? Ул инде яман гадәтенең колына әйләнгән. Аны коткарырга кирәк, чөнки алкоголизм — ул әкренләп кенә үз-үзеңне үтерү. Һәм җитди психик авыру.
Бу уңайдан шуны да әйтәсе килә, илдә шәхси наркология клиникалары артты. Алар күп акча таләп итә, ләкин бернинди нәтиҗә дә гарантияләми. Ул гына да түгел, шәхси наркология авыруга зыян китерергә мөмкин, чөнки ул үз кесәсенә генә эшли. Алкоголикларга һәм наркоманнарга дәвалауны дәүләт медицина ярдәме системасы гына тәэмин итә ала. Шуңа да бу өлкәне дәүләт үз кулына алырга тиеш.
Илгиз ГАРИПОВ.