+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2017, 12:28

Яз хакимлек итәчәк

20 мартта синоптиклар Башкортстанда һәм Уфада көндез — 1 градус җылы, төнлә 11 градус салкын булуын фаразлый.

Сишәмбе көн аяз, явым-төшемсез булачак. Төнлә һаман да салкын булуы (-9), көндез 3 градуска кадәр җылыту көтелә.

22 мартта синоптиклар болытлы көн вәгъдә итә, әмма явым-төшем көтелми. Көндез 2 градуска кадәр җылы, төнлә 10 градус суык була.

23 мартта һава торышында әллә ни үзгәреш көтелми. Төнлә — 7 градуска кадәр салкын, көндез 2 градуска кадәр җылы булуы фаразлана.

Җомга көннең болытлы булуы, кыска вакытлы гына яңгыр яву көтелә. Төнлә температура — -5, көндез +2 градуска кадәр.

Шимбәдә карлы яңгыр явачак. Төнлә — минус 4 градус, көндез — плюс 2.

26 март дымлы, җиләс һәм болытлы булачак. Төнлә 8 градуска кадәр суыта, көндез 1 градус җылы булачак.
Читайте нас: