+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2017, 02:00

Кырым – безнеке!

Уфада үткән бәйрәм митингында 10 меңнән артык кеше катнашты.18 мартта башкаланың Салават Юлаев мәйданында Кырымның Русиягә кушы­луына өч ел тулу уңаеннан бәйрәм митингы үтте. Бәйрәмдә Башкортстанның Иҗтимагый палатасы, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе, Гомумрусия халык фронтының төбәк штабы әгъзалары, барлык парламент партияләре, җәмәгать оешмалары, ветераннар һәм патриотик берләшмәләр вәкилләре һәм яшьләр катнашты.

Тантана “Ватан” этнопаркы мәйданында тамашадан башланды. Уфа һәм Бөре шәһәрләре эзтабарлары отрядлары тарихи реконструкциядә Дуван районында туган Иван Завьяловның батырлыгын гәүдәләндерде. Ул — Севастопольне азат итү өчен барган алышларда батырларча һәлак булган яугирләрнең берсе. Үз гомерен корбан итү исәбенә ул стратегик биеклекне били. Һәлак булганнан соң батыр якташыбыз Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Бәйрәмдә катнашучыларны Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина сәламләде, ул Кырым шагыйрәсенең шигырен укып ишеттерде. “Берләшкәннән соң үткән өч елда Кырым да, Русия дә шактый көчәйде”, — дип белдерде Ольга Панчихина.

— Илебез җитәкчесе Владимир Путинның тирән акыллылыгы һәм тәвәккәллеге, шул мәлне аны хуплап чыккан күпмилләтле халкыбызның зур теләге нәтиҗәсендә Кырым белән берләшү мөмкинлеге туды. Президент кабул иткән оператив карарлар Дәүләт думасы тарафыннан хупланды, кырымлыларны якларга һәм аларга референдум үткәрү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде, — диде чыгышында “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.

Кырымның Русиягә кушылуы – тоташ илебез, аның һәр гражданы өчен гомум бәйрәм, дип билгеләде митингта чыгыш ясаучылар. Бәйрәмдә Башкортстан эстрадасының күренекле артистлары чыгыш ясады. Митинг фейерверк белән тәмамланды.
Читайте нас: