+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2017, 02:00

Башкортстан – алтын бишек

Республикада барлык милләтләргә дә туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен тиешле шартлар тудырылган.Күптән түгел Уфада “Русия фин-угыр халыклары ассоциациясе” гомумрусия хәрәкәте советы президиумы утырышы үтте. Чарада Русия Президенты каршындагы Милләтара мәсьәләләр буенча советның Халыклар мәдәниятләре һәм телләре төрлелеген саклау һәм үстерү комиссиясе һәм “Русия фин-угыр халыклары ассоциациясе” гомумрусия хәрәкәте советы президиумы рәисе Петр Тултаев, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, фин-угыр милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта фин-угыр халыкларының этно­мәдәни үзенчәлеген саклау, Русиядә яшәүче фин-угыр халыкларының VI съездына әзерлек мәсьәләләре каралды.

— Русиядә аның күпмилләтле халкы гасырлар дәвамында дус һәм тату яши, — диде Петр Тултаев. — Күпмилләтле Башкортстан толерант гомер кичерүнең үрнәге булып тора. Республикада башкортлар, урыслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләренә туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен тиешле шартлар тудырыла. Республика — күпмилләтле һәм күпконфессияле. Башка дин тотучыларга, башка милләт вәкилләренә — күршеләреңә ихтирам белән карау буыннан-буынга тапшырылып килә. Башкортстан дәүләт милли сәясәте буенча үрнәк булып тора, аның тәҗрибәсен ил күләмендә таратырга кирәк.

— Башкортстанда гасырлар дәвамында фин-угыр, славян һәм төрки халыклар бердәм һәм тату яши, эшли, иҗат итә, — диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов. — Республика җитәкчелеге милли мәдәният, мәгариф һәм матбугатка ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирә. Ана телен, милли йолаларын, гореф-гадәт­ләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырыла. Мари һәм удмурт телләрендә республика гәзитләре нәшер ителә, телевидение каналларында фин-угыр халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыручы махсус программалар эшли, мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә кадрлар әзерләнә, милли фестивальләр үтә.

Башкортстанда Мордва милли-мәдәни автономиясе, “Эрвел Марий” мари милли-мәдәни үзәге, Республика удмуртлары милли-мәдәни үзәге актив эшли. 2005 елда “Башкортстан Республикасының фин-угыр халыклары ассамблеясе” оештырылды. Милли-мәдәни үзәкләр милләтләрне рухи-мәдәни савыктыруга, ана телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә, балаларны милли рухта тәрбияләү, патриотизм һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыра.

Республика Ассамблеясе “Русия Федерациясе фин-угыр халыклары ассоциациясе” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте, Русия Федерациясе фин-угыр халыклары яшьләр ассоциациясе, Халыкара фин-угыр халыклары консультатив комитеты, “Идел буе фин-угыр халыклары мәдәни үзәге” белән тыгыз хезмәттәшлек итә һәм бердәм проектларны гамәлгә ашыра.

Ассамблея “Кама буе асылташлары” халыкара фин-угыр халыклары фестивален, балаларның “Чи” (“Кояш”) һәм “Усточикар” (“Осталар шәһәре”) лингвистик һәм этнографик лагерьларын, “Семык”, “Уярня”, “Элень вось”, “Гербер”, “Зур мордва көне”, “Уйна, мордва гармуны”, “Ший кандра” республика бәйрәмнәрен, “Жужась кизилиос”— удмурт һәм “Гайгиця вайгельть” мордва җырларын башкаручылар конкурсларын оештыра.

Бүген Башкортстанда 106 меңгә якын мари яши. Бу – Русиядә яшәүче мариларның иң зур диаспорасы. Республикада 240 мари авылы бар. Марилар Мишкә, Калтасы, Бөре, Шаран, Балтач һәм Нуриман районнарында тупланып гомер кичерә. 2004 елда Мишкә районында Башкортстан халыклары Дуслык йорты филиалы – “Мишкә” мари тарихи-мәдәни үзәге төзелде. Районда 20 мең мари (районда гомер кичерүчеләрнең 69,3 проценты) яши.

Үзәк ел саен кырыктан артык чара үткәрә. “Уярня” (“Май чабу”) республика бәйрәме, “Шорыкйол” (“Святки”), “Кугече” (“Пасха”), “Семык” (“Троица”), “Агавайрем” (“Сабантуй”), “Кусо кумалтыш” (“Бөек гыйбадәт”), “Тукым вож” (“Шәҗәрә бәйрәме”), “Аю бәйрәме”, “Мич бәйрәме”, “Бозау туу бәйрәме” халык арасында аеруча зур популярлык казанды. “Мишкә” үзәге Мишкә, Калтасы, Дүртөйле районнарында үткән “Серебряная веревочка” һәм фин-угыр халыклары фестивальләрендә, “Саскавий” гүзәллек конкурсында, мари мәдәнияте бәйрәмендә катнаша. Яңавыл районының Сусады-Эбалак авылында мари теленә нигез салучы В. М. Васильев, Краснокама районында язучы А. М. Юзыкайн, Мишкә районында мари халык язучысы В. Абукаев-Эмгак һәм драматург Юрий Байгуза, Шаран районында мари язучысы Шадт Булатның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган чаралар үтә.

Башкортстанда 21,5 мең удмурт яши. Алар Яңавыл, Тәтешле, Калтасы, Борай районнарында тупланган, Балтач, Кушнаренко, Илеш һәм Ярмәкәй районнарында, Нефтекама, Уфа, Агыйдел, Октябрьский һәм Стәрлетамакта зур булмаган төркем бар. Удмуртлар үз ана телен, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклавы һәм үстерүе башкаларга үрнәк булырлык. Шушы көннәрдә республика удмуртлары милли-мәдәни үзәге үзенең 20 еллыгын билгеләде. Тәтешле районында эшләп килүче Сәлимҗан Гарифуллин җитәкчелек иткән милли-мәдәни үзәк удмуртларның үзаңын күтәрүгә зур өлеш кертә.

Роман Валишин, Менсадык Гарипов, Андрей Гильмаев, Фатыйх Пукроков кебек билгеле удмурт мәдәнияте һәм сәнгате әһелләренең иҗат һәм тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә.

Тәтешле районыннан “Шулдыр жыт” (“Күңелле кичә”),“Учы ныл” (“Сандугач”),“Зеч малпанъёс” (“Изге хыяллар”), “Орзи” (“Бөркетләр”), Калтасы районыннан “Ингур” (“Илаһи мелодия”), Балтач районыннан “Чиборие” (“Палитра”), Борай районыннан “Инвожо“ (“Канәфер”), Яңавыл районныннан “Югдон” (“Таң”), Ярмәкәй районыннан “Зангари” (“Василек”) фольклор коллективлары “халык” исемен йөртә.

2007 елда Яңа Тәтешле авылында беренче модельле китапханә ачылды. Биредә 11600 китап исәпләнә, шуларның 573е — удмурт телендә.

Бүген республикада 43 мәктәптә удмурт теле өйрәнелә. Сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чаралар, удмурт теле буенча олимпиада үткәрелә.

Башкортстанда 26 меңнән артык мордва гомер кичерә (башлыча бу милләтнең эрзя төркеме вәкилләре). Федоровка районының Кузьминовка һәм Булякай авылларында — мукшы, Федоровка, Верхний Алаштан, Алешкино, Гончаровка авылларында эрзя төркеме вәкилләре яши. 2011 елда Федоровка районында Мордва тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Федоровка – мордва районы исәпләнә. Легенда буенча авылга мордва (эрзя) вәкиле Федор нигез салган.
Федоровка районында һәр елны “Мазый тейтерь” (“Мордва гүзәле”) һәм “Гайгиця вайгельть” (“Яңгыравык тавышлар”) республика конкурслары үтә.

Мордва тарихи-мәдәни үзәгендә балаларның — “Горниповне” (“Чәчәк”) һәм өлкәннәрнең “Лисьмапря” (“Чишмә”) фольклор клублары эшли. Һәр елны 16 апрельдә Эрзя теле көне үткәрелә.

Президиум утырышыннан соң Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә “Русиядә фин-угыр әдәби китапларын бастыру тәҗрибәсе” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Шулай ук, утырышта катнашучылар Кырмыскалы районында булып, күпфункцияле мәдәни үзәк, мордва мәгърифәтчесе Авксентий Юртовның Илтирәк авылындагы музее белән танышты.
Читайте нас: