+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2017, 02:00

Киләчәгең ничек, авылым?

Казанда VI Бөтенрусия татар авыллары малтабарлары җыены үтте.Белгечләр мәгълүматларыннан күренүенчә, хәзерге чорда Русиядә 4,5 мең татар авылы исәпләнә. Илдә барган зур үзгәрешләр, бигрәк тә аграр реформалар нәтиҗәсендә авылларда тормыш-көнкүреш, социаль мохит шулкадәрле нык үзгәрде ки, бу үзе генә дә күп авылларның таралып, аларның юкка чыгуына китерде. Бу татар авылларына гына кагылмый, әлбәттә. Шул ук белгечләр Русиядә ХХ гасырда 150 мең авылның юкка чыгуын теркәгән. Башкортстанда һәм Татарстанда 1930 елдан 1992 елга кадәр рәсми рәвештә меңнәрчә авыл яшәүдән туктый. Авыл бетсә, моның милләткә зур куркыныч янавы беркемгә дә сер түгел. Совет чорында, чын мәгънәсендә, авылның төп таянычы күмәк хуҗалыклар иде. Әмма вәзгыять тамырдан үзгәрү белән авылларда да эшсезлек проблемасы калкып чыкты, илдәге һәр өченче эшсез — авыл кешесе. Бу инде күп кенә авылларның акрынлап таралуына китерәчәк. Ни өчен дигәндә, авыл кешеләре, ХIХ гасырдагы кебек, чит төбәкләргә таралып, эшкә яллана, чөнки һәркем үз эшен ачып, фермер булып китә алмый. Ә бит уңайлы шартлар тудырылса, күпләр туган төбәгеннән аерылмас та иде. Әлеге социаль үзенчәлекне тирән өйрәнү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында, мәсәлән, авылларны тергезү буенча махсус программа кабул ителде. Соңрак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән әлеге сәясәт Русия күләмендәге татар авылларына да юнәлтелде. Әйтергә кирәк, авылларны саклап калу, анда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү, социаль-мәдәни юнәлештә тиешле шартлар тудыру кебек бурычлар татарның зыялы затларына элек тә чит булмаган.Хәзерге социаль-икътисади шартларда бу юнәлештәге эшчәнлек аерым әһәмияткә ия, әлбәттә. VI Бөтенрусия татар авыллары малтабарлары җыены быел Казанда 9-11 мартта үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татар авыллары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылучы чара 2012 елдан бирле үткәрелә. Быелгы җыенда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендә 76 кешедән торган зур делегация катнашты. Мәртәбәле форумга Русиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре, шулай ук чит илләрдән, атап әйткәндә, Кытайдан һәм Казахстаннан, кунаклар җыелды.

Читайте нас: