+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2017, 12:30

Киләсе елда ничек ял итәбез?

Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында 2018 елда ял көннәрен күчерү турында мәгълүмат бар.

Шимбә белән якшәмбегә туры килүче 6 һәм 7 гыйнвар ялларын 9 мартка һәм 2 майга күчерергә тәкъдим ителә. Шул рәвешле, 8 март һәм 1 май бәйрәмнәрендә русиялеләр дүртәр көн (8-11 мартта һәм 29 апрельдән 2 майга кадәр) ял итә алачак. 2018 елда шимбәгә туры килүче 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрьнең эш көне булуы мөмкин. Ә 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 31 декабрьдә ял итәчәкбез. Яңа ел каникуллары 10 көн — 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
23-25 февральдә, 10-12 июньдә, 3-5 ноябрьдә өчәр көн ял итүебез ихтимал. Традицион рәвештә 9 май да билгеләнәчәк, бу көнне русиялеләр ял итәчәк.
Айгөл Юлъякшина әзерләде.
Читайте нас: