+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2017, 02:00

Сез булганда тормыш яктырак!

Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне Илеш районында зурлап билгеләнде.Район Мәдәният сараенда узган бәйрәм чарасы барышында аеруча зур хезмәт уңышларына ирешкән хезмәткәрләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

— Сез халыкның тор­мыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күпкырлы эш алып барасыз, һәр йортны су, җылылык, электр белән тәэмин итүдә, шулай ук, көнкүреш калдыкларын җыюда, канализация хез­мәте күрсәтүдә өзеклекләргә юл куймыйсыз, авырлыкларга карамастан, үз бурычыгызны намус белән үтисез. Күп очракта ял көннәре белән дә исәпләш­мисез. Сезнең тырышлык нәти­җәсендә район үзәге күзгә күренеп яхшыра, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. Киләчәктә дә коммуналь объектлар өзлексез эшләп, район үзәге халкы ихтыя­җын канәгать­ләндерү буен­ча эзмә-эзлекле эшчән­лек алып барырсыз, тармак алдында торган бурычлар­ны уңышлы башкарырсыз, дип ышанам, — диде район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

Арытаба сүз район хакимияте башлыгының төзе­леш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Алмаз Хафизовка би­релде. Ул үз чыгышында тар­макта ел әйләнәсенә башкарылган эшләргә йомгак ясады, хезмәт уңыш­ларына ирешүчеләрне исем­ләп телгә алды, шулай ук, алда башкарылачак эшләргә дә тукталып үтте.

Районның торак-коммуналь хуҗалыгы “Уют”, “Илишжилсервис”, “Водолей” җәмгыятьләрен, “Агроил” предприятиесен бер­ләштерә. Аларның һәркай­сы ел дәвамында зур эш­чәнлек алып барган.

Җаваплылыгы чиклән­гән “Уют” җәмгыяте халыкны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итә, мунча хезмәте күрсәтә. Узган хуҗалык елында җәмгыять 69 миллион 906 мең сумлык керем алган. Предприятие халыкны, оешма-пред­приятиеләрне өзлексез, авариясез электр белән тәэмин итү бурычына да җаваплы карый. Бигрәк тә биредә энергия саклау технологиясен үзләштерүгә зур игътибар бирелә. Узган чорда электр участогы буенча 3 миллион 551 мең сумлык ремонт башкарыл­ган.

Коллективта бүген 56 кеше хезмәт сала. Алар ара­сыннан электр монтерлары Илшат Исмәгыйлев, Руслан Мансуров, үзәк казан­лыкның су әзерләү аппаратчысы Эльвира Кашапова, Рәзинә Николаева, водитель Илдар Багутов, операторлар Фәйрүзә Галимова, Ришат Солтанга­лиев­ның хезмәте аеруча мактауга лаек.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү, торак фондын хезмәтләндерү һәм коммуналь хезмәтләр күр­сәтү белән шөгыл­ь­ләнүче “Илишжилсервис” җәм­гыяте карамагында бүген 40,782 квадрат метр мәй­данлы күп фатирлы 54 йорт исәпләнә. Җәмг­ыять­нең төп эшчәнлеге — электромонтаж, изоляция, гомум төзе-леш эшләре, йорт яны территориясен тәртип­тә тоту, чүп түгү. Узган елда халыктан 1245 гариза кабул ителеп, аларның һәркайсы үз вакытында канәгатьлән­дерелгән.

Коллектив 11 кешене берләштерә. Алар барлык эшләрне дә халыктан кил­гән гаризалар нигезендә үз вакытында башкарырга тырыша. Бригадир Азат Хангиров җитәкчелегендәге сантехник-слесарьлар Илвир Мәгъ­дәнов, Газинур Газдалиев, Ришат Шәйхиев, Азамат Гарипов көн-төн белән исәпләш­мичә, һәрчак чакыруларга ашыга. Шулай ук, күпфатирлы йортлар территориясеннән өзлексез чүп түгүне тәэмин итүче водитель Айнур Гә­рәев­ның, Дәнә Елибаеваның хезмәте дә мактауга лаек.

Радик Хәләпов җитәкче­легендәге “Водолей” җәм­гыяте 142, 62 чакрымлы су челтәрен, 7 су алу скважинасын, насослы суүткәргеч һәм канализация станция­ләрен, тазарту корылмаларын, 3 гектар мәйдандагы каты көнкүреш калдыклары полигонын хезмәтләндерә.

Былтыр җәмгыять район үзәгендәге һәм Түбән Яр­кәй­­дәге оешма-пред­прия­­тиеләрне һәм халыкны су белән тәэмин итү, су бү-лү, каты көнкүреш калдыкларын кабул итү һәм үтил­ләштерү хезмәтен өзек­лекләргә юл куймый башкарган. Кыскасы, узган чорда җәмгыять тарафыннан 21 миллион 822 мең сумлык хезмәт күрсәтелгән.

Әлеге көндә коллективта 55 кеше хезмәт сала. Канализация авария-сафка бастыру эшләре слесаре Ришат Шәяхмәтов, кассир-бухгалтер Фәнзәлия Якупова, төзекләндерү участогы тракторчысы Азамат Габделисламов, биологик тазарту корылмалары машинисты Данил Шәехморзин, су бүлү участогы водителе-слесарь Назыйм Шаһа­бет­динов коллек­тивның иң тырыш хезмәт­кәрләреннән санала.

Территорияне төзек­лән­дерү буенча төрле юнә­лештә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче “Агроил” предприятиесе 17 кешене берләштерә. Предприятие авыл хакимиятләре терри­ториясендә урнашкан үләт базларын карау, җыеш­тыру, чүпләрен түгү, юллар­ны кыш көннәрендә кардан тазарту, грейдерлау, тигез­ләү, аларга ком-таш түшәү, җәй көннәрендә чүп үләннә­рен чабу белән шөгыль­лә­нә. Әлеге эшләр авыл билә­мәләренең заявкалары ни­гезендә башкарыла.

Хуҗалык елында Яркәй, Йонны, Рсай, Ишкар, Игмәт, Этәй, Яңа Аю, Базытамак, Дөмәй авылы хакимият­ләрендә хуҗалык тарафыннан 8 миллион 352 мең сумлык эш башкарылган. Бу эшләрнең артында механизаторлар Рәхимҗан Имамов, Рөстәм Хәбибуллин, Данис Суфиянов, Фәнәви Шарапов, автогрейдер машинисты Раил Хафизов, водитель Игорь Николаев, җыештыручылар Илмира Хамматова, Гөлнур Гыйльметдинова, Светлана Га­лие­ваның тырыш хезмәте ята.

Бәйрәм чарасы барышында алда телгә алынып үткән җәмгыятьләрдә эш­ләүче һәр тырыш хезмәткәр район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, аның урынбасары Алмаз Хафизов, “Уют”, “Илишжилсервис”, “Водолей” җәмгыять­ләре директорлары кулыннан дипломнар, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләк­ләр алды.

— Безнең эшебезгә шундый зур бәя биргәннәре, район Мәдәният сараена чакырып хөрмәтләгәннәре өчен районыбыз җитәкче­легенә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Үзегез беләсез, бәлә­кәй генә бүләк, аз гына игътибар да күңелне күтәрә, та­гын да тырышыбрак эш­ләргә илһам бирә, — диде, бәйрәм уңаеннан уй-фи­керләре белән уртаклашып, “Уют” җәмгыяте операторы Фәйрүзә Галимова.

Фәйрүзә ханым хаклы, тырыш хезмәт һәрвакыт тиешенчә бәяләнергә тиеш. Чөнки тырышып эшләмичә матур нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моны Илеш районы җитәк­челеге дә яхшы аңлый, шуңа һәркемнең эшенә вакытында лаеклы бәя бирергә тырыша.

Бәйрәм чарасы район мәдәният сарае хезмәткәр­ләре әзерләгән зур концерт белән тәмамланды. Район­ның сәнгать осталары башкаруында моңлы җырлар һәм биюләр бәйрәм кәефе өстәде.

Лира ГӘРӘЕВА,
Илфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: