+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2017, 02:00

Эшкә сау-сәламәт китеп, кич имин кайтып керик!

Башкортстан тармакара институтында хезмәт хәвефсезлеген саклау буенча иң яхшы белгеч ачыкланды.Башкортстанда Бөтенрусия хезмәт хәвефсезлеген саклау атнасына әзерләнәләр. Ул 17-21 апрельдә Сочида узачак.Атна Бөтендөнья хезмәт хәвефсезлеген саклау көне кысаларында үткәрелә һәм эш урыннарында бәхетсез очракларны булдырмауга, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелә. Шулай ук ул хезмәттәшлек өчен юллар ача.Республикада әлеге мөһим чарага әзерлек кысаларында бик күп чара үткәрелә. Әйтик, 21 мартта Хөкүмәттә Хезмәт хәвефсезлен саклау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда хезмәт шартлары белән тәэмин итү, һөнәри авырулар һәм производстводагы имгәнү мәсьәләләре каралды. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, былтыр 200 меңнән артык эшченең хезмәт шартлары тикшерелгән. Производствода һәлак булганнар саны 67 кешегә җиткән, 147 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

“Башкортостанстат” мәгълү­матлары буенча, зыянлы шарт­ларда эшләүче хезмәткәрләр өлеше гомум санның 30,8 процентын тәшкил итә. Сәбәпләре: пред­приятиеләрдә хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлми, атап әйткәндә, хәвефсезлек техникасы буенча белгечләрнең квалификациясе түбән, шулай ук эшчеләр шәхси саклану чараларын кулланмый.

Шушыларны исәпкә алып, министрлык профильле ведомстволар белән берлектә хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирүче өстәмә чаралар билгеләде. Былтыр сентябрьдән ай саен оешма җитәкчеләре һәм белгечләре өчен хезмәт хәвеф­сезлеген саклау мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелә башлаган. Алар Уфаның бөтен районында да үткән. Быел бөтен республиканы колачларга җыеналар.

Хезмәт хәвефсезлеге мәсьә­ләләренә җитди караучы оешмалар “Хезмәт хәвефсезлеген саклау буенча иң яхшы белгеч-2017” республика бәйгесендә катнашты. Ул кичә Башкортстан тармакара институтында үтте. Менә ничә ел инде бөтен республикадан профессионаллар иң яхшы исемне алуга ирешү өчен генә түгел, коллегалары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә җыела. Быел конкурс биш этапта үтте. Җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: