+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2017, 02:00

Ил иминлеге өчен тырышабыз!!

Республика йортында бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшы­рылды. Төрле өлкәләрдә зур уңышка ирешкән хезмәткәрләрне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный тәбрикләде.

– Бүген биредә үз эшенең осталары, белгечләр, җаваплылыкны үз өстенә ала торган шәхесләр җыелган. Бер сүз белән әйткәндә, сез – республиканың алтын фонды! – диде ул. – Һәркем үз өлкәсендә фидакарь хезмәт сала һәм уңышка ирешү юлларын эше белән күрсәтә.

Дәүләт бүләкләре муниципаль хезмәт, юл төзелеше һәм коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, шәһәр төзелеше, транспорт өлкәләрендә хезмәт салучыларга, башка һөнәр ияләренә тапшырылды.

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан алар арасында сәхнә осталары да бар иде.

– Туган республикама багышланган хезмәтемнең югары бәя алуына чиксез шатмын, бу юлда яуланасы үрләр алда әле дигән ышанычтамын, – диде бу көнне Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнгән Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе солисты Фәдис Ганиев.
Читайте нас: