+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2017, 02:00

Киләчәккә карыйм, акча саныйм...

Пенсия реформасына бәйле ил халкын алда тагын нинди яңалыклар көтә?Русиядә 146 миллион кеше яши, шуларның 46 миллионы — пенсионерлар. Һәр елны алар 300-400 меңгә арта. Ел дәвамында аларга пенсия түләргә 6,4 триллион сум акча кирәк. Пенсия фондының бу кадәр акчасы юк. Җитмәгән сумма ил бюджетыннан бүленә.

21 мартта Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы утырышында чыгыш ясаганда Президент Владимир Путин, 2025 елга русиялеләрнең уртача яшен 76га кадәр җиткерү мөмкинлекләре бар, дип белдерде. Аның чыгышыннан күренүенчә, соңгы унике елда медицина хезмәтләндерүенең камилләшүе, тормыш сыйфаты яхшыру нәтиҗәсендә русиялеләрнең уртача яше 65тән 71гә кадәр арткан. Шулай итеп, моңа кадәр Пенсия реформасына кагылышлы бәхәсләрдә лаеклы ялга чыгу яшен арттыру иң четереклесе саналса, бу сүзләрдән соң пенсия яшен арттыру югары дәрәҗәдә хупланды дияргә була. 2018 елдагы сайлаулар үткәч, яңача пенсия реформасының төп положениеләре дә бәян ителер дип көтәргә кирәк.

Шушы көннәрдә Русия Хөкүмәтендә киләчәктә пенсияләрне арттыру өчен аны нинди чыганаклар исәбенә туплау мәсьәләсен дә кузгаттылар. Белүебезчә, әле Пенсия фонды эш белән тәэмин итүчеләр хезмәт хакы фондыннан күчергән акча исәбенә тулылана. Ул акчалар бүгенге пенсионерларга сарыф ителә. 2002 елда игълан ителгән пенсия реформасына ярашлы,1967 елда һәм аннан соңрак туганнарга, пенсия яшенә җиткәч, дәүләт билгеләгән пенсияләргә “тупланма” дип аталган өлеш тә кушылачак, диделәр. Шушы тупланма өлеш төрле проектларга инвестиция буларак салынып, кеше пенсиягә чыкканда ярыйсы гына өстәмә булып формалашырга тиеш иде. 2014 елда ул средстволарны “туңдырып”, моңача җыелган миллиардларны дәүләт үзе файдалана башлаган дигән сүз чыкты. Соңрак исә, әлеге тупланма өлеш үзен акламый, пенсияләр тиешле күләмдә булсын өчен башка төрле механизмнар уйлап табу зарур, диделәр. Унбиш ел “пенсия реформасы” дип зурдан кубып сөйләү бер файдасызга авыз суын корыту гына булды, ахрысы.

Финанс министрлыгы һәм Үзәк банктан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, киләчәктә шәхси пенсия капиталын (ШПК) туплау механизмы гамәлгә кертелергә тиеш. ШПКны гражданнар үзләре эшкә кергән көннән үк туплый башлаячак. Әлеге проектны тәкъдим итүчеләр, хезмәткәрләр эш хакының бер өлешен (1-6 процент) махсус счетка күчереп барып, шушы акчаларны киләчәктә хөкүмәт билгеләгән төп пенсиягә өстәмә итеп алачак, дип аңлата. Бу счеттагы акчаларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) табышлы проектларга инвестиция итеп салып, аның күләмен ел да арттырып барачаклар.

Счетта күпме акча булуны һәр кеше контрольдә тота алачак. Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Швецов әйтүенчә, рәсми хез­мәт хакы алган һәр кешегә ай саен — аның пенсия счетында күпме акча булу, ә ел саен ул средстволардан ника­дәр инвестиция кереме алыну турында СМС аша белешмә җибәрү күздә тотыла. Шул ук вакытта, эш белән тәэмин итүчеләр дә әлегечә хезмәт хакы фондыннан Пенсия һәм башка фондларны (социаль, медицина иминияте һ.б.) тулыландыруга акча күчерәчәк (әле ул 22 - 34 процент тәшкил итә).

Хөкүмәттә тикшерелгән яңа проектның төп үзенчәлеге шунда: чит илләрдә булачак пенсионерлар ирекле рәвештә башкарган эшне бездә үзәк­ләштерәчәкләр. Әмма моны һәр кешене яңа системага куып кертү дип аңларга ярамый. Тупланма пенсия системасыннан кеше баш тартырга да мөмкин. Ул эшкә урнашканда ук яисә соңрак, әлеге системада катнашмыйм, дип гариза яза алачак. Ә катнашканнарга исә, тормышта көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта (авырып китү, инвалидлык алу, якын кешеңне югалту һ.б.), шәхси пенсия капиталының 20 процентка кадәр өлешен пенсиягә чыкканчы ук та алырга мөм­кинлек биреләчәк.

Белгечләр фикеренчә, әлеге концепцияне тормышка ашырганда, яки тупланма өлешне камилләштергәндә, гомумән, пенсия яшен арттыру белән беррәттән, эш көчендә булып та вакытыннан алда пенсия билгеләнгән гражданнарга төп пенсияне түләүне чикләү дә күздә тотыла.

Яңа проект гамәлгә куела калса, “тупланма пенсия”нең күләме никадәр булырга мөмкин соң? Концепция проектында каралганча, шәхси пенсия капиталын туплауга хезмәт хакының 6 проценты күчерелүне күз уңында тотып, гади генә исәпләү үткәреп карыйк. Тормышта көтелмәгән хәлләр килеп чыгуны, яки эшләми торган елларны исәпкә алмыйбыз. Мәсәлән, хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы 25 мең сум, ди. Ул ай саен шушы сумманың 6 процентын “Тупланма пенсия” счетына күчерә бара. Бер елга, шулай итеп, 17500 сум туплана. Утыз ел эшләү чорында аның хезмәт хакы еллык инфляция күләмендә арта бара дип ышаныйк. Үзәк банк инфляция киләчәктә 4 проценттан артмаячак, ди. Еллык тупланган акчаны НПФ 10 процент табыш алырлык проектка сала дип карасак, утыз елда бернинди дә кризис булмаса, хезмәт­кәрнең счетында 3,2 миллион сум акча туплана. Пенсиягә чыгып, 20 ел яшәгән очракта, аның төп пенсиясенә өстәмә 25 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Ә инде кризис була калса, ил җитәкчеләре, гадәт­тәгечә: “...Акча юк, әмма сез бирешмәгез..”, дияргә дә мөмкин.
Читайте нас: