+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2017, 16:43

Эзе бар, үзе күренми

"Уфа" халыкара аэропорты язгы-җәйге расписаниегә күчте. Бу сезонда Башкортстан башкаласыннан 35 авиакомпания самолетлары 55 юнәлештә очачак.

Иң популярлары булып Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейслары тора. Ил башкаласына көн саен - 15, Питерга 13 самолет очачак. Курортларга килгәндә, монда Краснодар крае һәм Кырым лидерлар исәбендә. Сочига 6 авиакомпания атнасына 12 рейс планлаштырса, Кырымга 8 рейс каралган.
“UfaTaim.ru” мәгълүматлары буенча, агымдагы елның язгы-җәйге сезонында халыкара рейслар күбрәк булачак. Ул 11дән алып 17 процентка кадәр арткан. Бу маршрут челтәренә Төркия керү белән аңлатыла. Истанбулга, мәсәлән, “Turkish Airlines” самолеты очачак, Антальяга – “Atlasglobal” һәм “Turkish Airlines”, Даламанга – “Северный ветер” һәм “ВИМ-Авиа” самолетлары сәяхәтчеләрне “һә” дигәнче илтеп җиткерәчәк һәм туган якларына алып кайтачак.
Шулай ук расписаниедә Салоникига, Бургас, Ираклионга, Ларнаку, Энфиду һәм Джерба утравына рейслар сакланган.
Читайте нас: