Очрашып сөйләшкәннән соң, “тылсымчы” әбекәйне терелтергә ышандыра, җитмәсә бозым барлыгын да әйтә һәм аннан арындырырга да тотына. Процедураның хакы — 50 мең сум дип әйтә. Бичара әбекәй риза була.
“Терелтү” йоласын башкарганнан соң, “тылсымчы” акча белән бергә юкка чыга.
— Мошенниклар кармагына капмагыз, таныш булмаган адәмнәргә мөрәҗәгать итмәгез. Авыруыгыз булса, квалификацияле табибларга күренегез. Өлкән яшьтәге туганнарыгызны да бу турыда кисәтегез, — дип белдерәләр әлеге хәл буенча Уфа шәһәре хакимиятендә.