+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2017, 11:42

Бәби-боксларны урнаштыру хокукы төбәкләргә бирелә

ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенә караганда, Русия Дәүләт думасының "Бердәм Русия" партиясе депутатлары Оксана Пушкина, Ирина Роднина һәм Елена Вторыгина, шулай ук Федерация Советы әгъзасы Вадим Тюльпанов парламентка субъектларда бәби-бокслар урнаштыру кирәкме-юкмы икәнен төбәк хакимиятләренең үзләренә хәл итү мөмкинлеге бирү турындагы закон проектын кертә.

Документлар Думаның электрон базасында басылган. Проект авторлары аңлатма язуында билгеләп үткәнчә, Русиядә хәзер берничә дистә бәби-бокс эшли. Үзе үстерәсе килмәгәндә, әни кеше аноним рәвештә яңа туган баласын биредә -- махсус урында калдырып китә. Шуның белән бергә, парламентарийлар законда андый урыннарны куллану тәртибе хокукый яктан каралмаган булуын, таләпләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләре билгеләнмәвен җиткерә.
"Закон проектында Русия субъектларына, җирле традицияләрне истә тотып, төбәктә аноним рәвештә бала калдыру урынын, ничә данәдә буласын һәм кую тәртибен билгеләргә тәкъдим ителә", -- диелгән аңлатма язуында. Әгәр дә төбәктә андый урын кирәкми дип табалар икән, андый закон кабул ителми һәм аноним рәвештә яңа туган бала калдыру урыннары билгеләнми.
Читайте нас: