– Бергәләп халкыбызның матур йолаларын яңарту максатында оештырдык бу бәйрәмне, – диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Римма Үтәшева. – Советлар чорында без бу бәйрәм турында ишетеп кенә белә идек. Күпчелек аны көнчыгышта яшәүче кан-кардәшләребез һәм Кырым татарлары билгеләде. Хәзер без дә Нәүрузны дуслык тантанасы буларак, ихлас күңелдән бәйрәм итәбез.
Башкортстан – бик күп милләтләр дустанә мөнәсәбәттә кулга-кул тотынышып яшәүче бәрәкәтле төбәк.
– Бездә һәрбер халыкның бәләкәй генә бәйрәме дә зур чарага әйләнә. Ә Нәүруз ул – аяз күккә тиң, яңа яшәешкә омтылыш. Безнең халыклар якты өметләр белән матурлыкка омтылып яши. Бу өметләр аклансын. Бу бәйрәм башка милләтләргә карата ихтирам тәрбияләү механизмына әйләнсен иде. Бүгенге көндә бу бик мөһим. Нәүруз тынычлык бәйрәменә әверелеп, илебезгә имин, ямьле язлар алып килсен, – дигән теләк белдерде Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина.
Әйе, Нәүруз – тарихның үзе кебек үк борынгы, ерак гасырлардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәм. Ул халкыбызның озын юллар узуын, озын гомерле, эшчән һәм җырга-моңга бай булуын исебезгә төшерә икән, аны онытырга хакыбыз юк. Нәүруз – көнчыгыш календаре буенча Яңа елны каршылау бәйрәме. Ул озын кышны яз җиңгән вакытка, көн белән төн тигезләшкән 21-22 мартка туры килә. Бу бәйрәм язгы чәчү эшләре алдыннан атна-ун көн дәвамында үткәрелә. Карга боткасы шуның бер өлеше булып тора. Бу бәйрәмдә халыкның бөтен булмышы, йолалары, гореф-гадәтләре чагылыш таба. “Кашкадан” паркында да моның гүзәл үрнәкләрен күрергә мөмкин иде.
Бәйрәм түрендә яңа көн, яңа тормыш туу символы – кояшка үрелеп үскән ямь-яшел уҗым бөртекләре, шунда ук төрки халыкларның милли хәзинәсен чагылдырган китаплар, уен кораллары, кул эшләре урнаштырылган. Һәр милләт тирмәләр янында кунакларны милли ризыклар белән каршы алды. Йолаларда халыкларны берләштерүче бик күп уртаклыклар күренсә дә, һәрберсен аерып торучы үзенчәлекләр дә күзгә чагылмый калмады. Әзербайҗан милли-мәдәни үзәге тирмәсе борынгы көнкүреш әйберләре белән аерылып торса, кыргыз халкы вәкилләре әчетелгән сөттән эшләнгән ризыклар һәм сумса, бавырсак кебек камыр ашлары белән халыкны үзенә җәлеп итте. Төп мәйданда тезелеп киткән Төрекмән, Дагстан,Таҗик, Үзбәк йортлары шулай ук үзенчәлекләре белән күңелләрне арбады. Зәвык белән эшләнгән башкорт тирмәсе янында халык бу көнне шифалы кымыздан һәм кайнар салмадан авыз итте. Ә Татар тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре чигелгән сөлгеләр, паласлар белән бизәлгән палатка янында кунакларны бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк белән сыйлады. Һәр халык бу көнне үзенә хас ачык йөз, кунакчыллык күрсәтте.
Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Зур сәхнәгә бер-бер артлы сәнгать әһелләре күтәрелде. Борынгы бәйрәмдә балаларны катнаштыру, аларны милли сәнгатькә һәм иҗатка җәлеп итү буыннар чылбырының өзелмәвенә ишарә иде.
Яңа елны ничек каршылыйсың, ел шулай үтә, диләр. Күрүебезчә, яңа елны, язны каршылау бәйрәме дә күбрәк шатлык, башкаларга куаныч өләшү теләге уята. Теләкләр кабул булсын!