+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2017, 13:27

Уфада крематорий төзелерме?

РБК-Уфа хәбәр итүенә караганда, Уфа җитәкчелеге шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре урнашкан төньяк өлешендә крематорий төзергә мөмкин дигән фикер белән риза.“Киләчәктә шәһәрнең төньягында крематорий төзү мөмкинлеге турында документлар әзерләү буенча планлы эш бара”, - дип белдергән “Махсус хезмәтләндерү комбинаты” директоры, шәһәр Советы депутаты Руслан Кинҗәкәев.


Узган ел ахырында шәһәр Советы 2017 елда Көньяк зиратны ябу турында карар кабул итте. Чөнки арытаба аның чикләрен киңәйтү мөмкин түгел, зират торак пунктларга терәлеп тора. Быел март аенда башкаланың төбәк һәм федераль властьлардан яңа зират өчен Уфаның көнбатыш өлешендә мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләрен бүлүне соравы билгеле булды.
Читайте нас: