+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2017, 14:35

Аларга ышанабыз бит!

Русия Федерациясенең Башкортстан буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Республика балалар клиник дәваханәсендә эндоскопист булып эшләүче 35 яшьлек табибка карата кузгатылган җинаять эше тәмамланды.

Табиб саксызлык, һөнәри бурычын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә 12 яшьлек баланың үлемендә гаепләнә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2013 елның маенда югары хәвефлелеккә карамастан, табиб 12 яшьлек пациентка фибротрахеобронхоскопия тикшерүе үткәрергә карар кыла.
3 июньдә, процедураның нәтиҗәсен белә торып, норматив шартларны искә алмыйча, ул аңа барыбер тотына. Җитмәсә, тикшерү операция залы шартларында түгел, ә ФГС кабинетында, бер-бер хәл булса, ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булмаган урында, анестезиолог-реаниматолог катнашлыгыннан тыш, башкарыла. Процедура барышы бронхтан кан килү белән катлаулана. Шундук ашыгыч ярдәм күрсәтелмәү сәбәпле, бала реанимациядә җан бирә.
Бу хәл буенча 4 тапкыр суд-медицина экспертизасы үткәрелгән. Хәзер җинаять эше прокурор тарафыннан расланган гаепләү бәяләмәсе белән судка җибәрелгән.
Читайте нас: