+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2017, 16:56

Балалар ялы - дәүләт игътибарында

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфа учреждениеләренең муниципаль хезмәткәрләренә балалар савыктыру лагерьларына путевка алыр өчен шәһәр казнасыннан компенсация биреләчәк. Бер путевка өчен компенсация күләме 6 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Бу карар шәһәр Советы депутатлары тарафыннан расланды.
Документтан билгеле булуынча, савыктыру лагерьларына ташламалы путевкаларны республика бюджетыннан түләр өчен дә чаралар билгеләнгән.
Быел балалар ялы өчен 170 миллион 780 мең сум күләмендә субвенция каралган. Былтыргы ел белән чагыштырганда, бу 4 миллион сумга күбрәк. Бер баланың лагерьдагы бер көне 781 сум тора, чынында исә ул 906 сум тәшкил итә. Ә базар хакы тагын югарырак. Путевканың асылдагы һәм республика тарафыннан субсидияләнгән хак аермасын компенсацияләү өчен депутатлар өстәмә түләүләр турында карар кабул итте.
Бу яңалык түгел, мондый ташламалар бирү Уфада 7 елга якын эшләп килә. Өстәмә түләүләр өчен шәһәр бюджетыннан 57 миллион сум акча бүленгән.
Читайте нас: