+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2017, 15:45

Кайда син, Миләүшә Рамазанова?

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, 28 мартта Уфада яшәүче 54 яшьлек ханым кичен эшеннән кайтырга чыккан һәм хәбәрсез югалган. Ул "Volkswagen Golf" машинасы руле артында булган. Авомобильнең дәүләт номеры – О 764 СС 102.

Миләүшә ханым 29 мартта эшкә чыкмаган. Аны сишәмбедән бирле беркем дә күрмәгән. Кызы хәбәр итүенчә, әнисе кара куртка, кара итәк һәм көрән итек кигән булган. Чәче кара төстә, буе – 160 сантиметр.
Туганнары, якыннары Миләүшә Рамазанованы күрүчеләрне 8-999-134-98-37 телефонына, яки полициягә шалтыратуларын үтенеп сорыйлар. Бәла беркемне дә читләтеп үтми, шуңа күрә, хөрмәтле укучылар, кем ничек булдыра ала, кемнең кулыннан килә, кемдә бу хакта нинди дә булса мәгълүмат бар, күңелсез хәлгә таручыларга ярдәм итәргә ашыгыгыз!
Читайте нас: