+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2017, 14:55

Краснокама районында юл фаҗигасендә өч кеше һәлак булган

Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе җитәкчесе блогындагы мәгълүмат буенча, күңелсез хәл кичә кич теркәлгән. Краснокама районында Уфа - Дүртөйле юлының 84нче чакрымында "ВАЗ-2110" һәм “Лада Калина” автомобильләре бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, ике транспорт чарасы водительләре һәм “Калина”ның 31 яшьлек пассажиры вакыйга урынында һәлак булган. Тагын бер пассажир авыр хәлдә дәваханәгә озатылган. Әлеге вакытта күңелсез хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
Аянычлы хәлдә кем генә гаепле булса да, якыннарын югалтучыларның авыр кайгысын уртаклашабыз. Кызганычка каршы, юл хаталарны гафу итми.
Читайте нас: